Бозау караучы Зоя Байзукова, Роза Имаева, Галина Байметова һәр иртәне үз тәрбияләрендәге бозаулар янына ашыгалар – аларның төнне ничек уздырулары өчен борчылалар. Барлык авырлыкларга карамастан, алар үз эшләрен яраталар.
– Биредә күпме эшләвемне төп-төгәл генә әйтеп бирә алмамдыр, – дип бераз уйга калды Роза Имаева. – Биш еллап булырга тиеш. Ыгы-зыгы, мәшәкать белән вакытның үткәне дә сизелми. Әле кичә генә аякларында көч-хәл белән басып торган бозаулар бүген холыкларын да күрсәтә башладылар. Мин аларга ияләндем инде. Малкайлар көнләп түгел, сәгатьләп үсәләр, тиз көрәяләр.
Бозаулар үз вакытында тиешенчә ашатылмаса һәм әйбәт тәрбия күрмәсә, югары савым бирә торган сыерлардан да яхшы үрчем алып булмаячагы терлекчеләргә яхшы билгеле. Шуңа күрә дә фермада бозауларның авырлыкларын күпмегә арттыруларын төгәл контрольдә тоталар.
Бүген бозау абзарында карауны гына түгел, ә бәлки кайгыртучанлык та, җан җылысын биреп тәрбияләүне дә таләп иткән 100дән артык кечкенә бозау асрала. Кайберләрен тиздән зуррак бозаулар асрала торган башка абзарга күчерәчәкләр. Бу хезмәтчәннәр яшь малкайлар турында яратып, бөтен зооветеринария таләпләрен үтәп кайгырталар.
Терлекчеләр бозауларны тудыру бүлегеннән кабул итеп алып сөт һәм су эчәргә, печән ашарга өйрәтә. Бозаулар тәрбияләнгән бүлмәләрдәге чисталык монда уңган, булдыклы терлекчеләрнең тырыш хезмәт куйганын дәлилли. Бозау караучыларның төркемнәрендә тудыру бүлегеннән кабул итеп алып сигез айга кадәр бозаулар асрала. Бозаулар алар кулына әнә шулай ияләшәләр, аларны ерактан таныйлар, күбрәк игътибар алырга тырышалар. Яхшы итеп карау, ашату һәм җанлы аралашу аларга тизрәк үсәргә, авырлык җыярга һәм сәламәтрәк булырга ярдәм итә.