Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
25 июль , 11:30

Печәне дә, сенажы да кирәк

Күпьеллык үләннәрне печәнгә чабу, яшел азык һәм сенаж хәзерләү буенча механизаторлар район басуларында актив эшлиләр. Яңгырлы һава торышы кырда хезмәт куючылар эшенә аяк чалып торса да, алар булдыра алганча эшләргә тырышалар, күпьеллык үләннәрне чаптырып, сенаж чокырларын яшел масса белән тутыралар. Басу-кырлардан тирә-якка хуш исле печән исе тарала. Сузылып калган калын тезмәләргә карап, күңел сөенә. Барлык мөмкинлекләрне файдаланып күбрәк азык запасы туплау һәр хуҗалыкның бурычы икәнен аңлап эш итә “Арсланов” крестьян-фермер хуҗалыгы эшчәннәре.

Печәне дә, сенажы да кирәк
Печәне дә, сенажы да кирәк

Яңгырлар да вакытында явып, кояшлы, җылы көннәр дә күп булу сәбәпле, печәннәр бик тиз генә үсеп китте.
Көнне төнгә ялгап, иртәнге таңнан башлап кичкә кадәр хезмәт куйган уңган механизаторларның тырышлыгын бәhалап бетергесез. Аларның hәрберсе мактауга лаек. Хуш исле печән хәзерләүдә зур фидакарьлек күрсәткән механизаторлар Рузолин Шәрипов, чабылган печәнне пресслап җыюда Рәзәви Мөгаллимов, Рузид Гайфуллин эшли.
– Безнең эштә иң мөһиме – һава торышының уңай торуы һәм үләннең өлгерүе. Дымлылык та 14 проценттан ким булырга тиеш. Тезмәләр калын, Ходай Тәгалә печән өстенә көннәрне дә биреп тора. Болай булганда тиешле күләмдә печән хәзерләячәкбез, – ди тәҗрибәле механизатор Рузолин.
Районыбызның уңдырышлы туфрагында маңгай тирен түгүчеләр аерым ихтирамга һәм мактауга лаек. Җиң сызганып хезмәт куйган кыр батырлары алларына куелган бурычны җиренә җиткереп үти. Кыска гына вакыт эчендә 40 гектарга якын печән жыелган инде.
– Былтыргы корылык елы нәтиҗәсендә мал азыгы зур авырлык белән башкарылса, быел исә, ел уңышлы килә, печән шактый куе булып үсте. Печән әзерләү мәшәкатьләрен бер өч көн эчендә тәмамларга ниятлибез. Үз эшләренең осталары булган бу абыйлар булганда, киләчәккә өмет белән атлыйбыз, – ди хуҗалык җитәкчесе Раил Арсланов.
Терлекчелек тармагында продукция җитештерүне арттыру, гомумән, билгеләнгән планнарны уңышлы үтәп чыгу мал азыгын җитәрлек һәм сыйфатлы итеп хәзерләүгә бәйле. Хуҗалыкта печән әзерләү белән беррәттән сенаж салу да бара. 1500 тонна сыешлы сенаж чокыры тулып ята. Күмәк көч тау күчерә, диләр борынгылар. Әлеге кызу кампания вакытында да күмәклек, бердәмлек зур роль уйный.
Яшел, сусыл кәҗә үләнен “Палессе” печән чапкыч комбайнында Радик Бәлагытдинов җыя. Массаны КамАЗ йөк машинасында Рәмис Шәйхетдинов, Т-150 тракторында Рәмил Шәяхмәтов басуда ферма янындагы сенаж чокырына ташып торалар. Яшел массаның сыйфаты, әлбәттә, аны дөрес итеп тыгызлаудан тора. Бу җаваплы эшне хуҗалык уңганы, тәҗрибәле механизатор Ирек Шәригин башкара.
Бүгенге көнгә 800дән артык рулон печән хәзерләнгән. Хуҗалыкта терлекчелек тармагы да зур үсештә.
– Маллар электр көтүче-сендә торалар. 323 баш мал бар, 22 баш ат асрала. Ашлык салу келәтләре дә әзер. Тиздән ындыр табакларында эш кайный башлый, чөнки арыш басулары алтын төсенә кереп килә. Ай ахырына арышларны тезмәләргә салырга чыгарга дип торабыз, – ди хуҗалык идарәчесе Дамир Кәшфуллин.
Дамир исә үзе яшьли авыл хуҗалыгы белән язмышын бәйләгән кеше. Хаклы ялда булуына карамастан, әле дә яраткан эшеннән аерыла алмый. “Хуҗалык җитәкчеләренә кулымнан килгәнчә ярдәм итим дигән теләк белән йөрим”, – ди ул үзе. Малчылык тармагы өчен җаваплылык аның иңенә йөкләтелгән.
“Арсланов” крестьян-фермер хуҗалыгындагы кебек булдыклы, тырыш эшчеләр булганда гына авыл хуҗалыгы тармагы алга бара.

 

Автор:Гульназ Хузина
Читайте нас: