Хуҗалыкта эшләр гөрләп, бер чылбырга тезелгән сыман бара. Быел беренче тапкыр силос салу өчен берьеллык судан үләне үстергәннәр. Ел әйбәт килсә бу культураны өч тапкыр да җыеп алырга була икән. Бу үләннең яшел массасы аксымга, шикәргә һәм көлгә бай. Бу культураны силос әзерләү өчен кулланалар. Судан үләне силосы туклыклылыгы буенча кукуруз силосыннан калышмый диярлек. Кукуруз культурасын җыеп алу кайбер хуҗалыкларга уңайсызлык тудыра, шуңа күрә судан үләне үстереп, шундый ук сыйфатлы мал азыгы хәзерләп була икән. Хуҗалык уңганнары силос салу белән арыш урагына да төшәргә әзерләр. Ай ахырына урак эшенә дә тотынырбыз дип уйлап торалар.