Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
25 июль , 11:45

Эшләре гөрләп тора

Авыл хуҗалыгын үстерү һәм нәтиҗә алу өчен Республика Башлыгы ягыннан бар шартлар да җитәрлек, – ди “Нурисламов” крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы Марсель Нурисламов.

Эшләре гөрләп тора
Эшләре гөрләп тора

Республикада эшләп килүче дәүләт программалары арасында авыл хуҗалыгына кагылышлылары шактый.  Республика җитәкчелеге агросәнәгать җитештерүенә һәм фермерлыкка ярдәмнең авылны модернизацияләү, авыл халкының тормыш сыйфатын яхшырту һәм мәдәни традицияләрне саклау өчен мөһим булуын аңлый. Яңа предприятиеләр үсеше нәтиҗәсендә авыл җирендә эш урыннары булдырыла, хезмәт хаклары арта. Төбәк башлыгы Радий Хабиров әйтүенчә, авыл җирендә яшәүчеләргә бөтен мөмкинлекләрдән файдалану өчен ярдәм күрсәтү кирәк. Чөнки авыл хуҗалыгында җитештерелгән продукция аларның көче, ярдәме белән башкарыла. Торак пунктларның тышкы кыяфәте һәм авыл хуҗалыгын үстерүгә аеруча игътибар бирергә кирәклеген дә онытмыйк, чөнки уңай иҗтимагый мохит халыкның тормыш сыйфатын яхшыртуга ярдәм итә.

 Шуңа күрә дә  соңгы елларда “Авыл территорияләрен комплекслы үстерү”, “Росагролизинг”, “Гаилә фермасы”, “Агростартап” кебек төрле программалар эшли. Шул уңайдан терлекчелек, умартачылык һәм үсемчелек тармаклары үсеш ала. Үсемлекчелек тармагында иң яхшы нәтиҗәгә 2022 елда ирешелде, ул вакытта республикада соңгы 30 елда бөртекле һәм кузаклы культураларның рекордлы уңышы (5 млн тонна) һәм майлы культураларның иң күп уңышы (592 мең тонна) җыелды. Гомумән алганда, 2022 елда үсемлекчелек продукциясен җитештерү үсеше 165, процентка җитте. Башкортстан Республикасы сөт җитештерү буенча Русиядә 3 нче урында тора. Инвестицияләр җәлеп итү һәм тармакны интенсификацияләү товар җитештерүенең тотрыклы үсешенә ирешергә мөмкинлек бирде. Елкычылык һәм умартачылык тармакларын үстерүгә дә зур игътибар бирелә. Башкортстан Республикасы Русия балының тугыз проценттан артыгын җитештерә һәм илебез субъектлары арасында алдынгы төбәк булып тора. «Башкорт балы» бренды күптән инде Русиядә һәм чит илләрдә республиканың танылган визит карточкасына әйләнде. 2023 елда Башкортостан Республикасыннан 115,3 тонна бал һәм умартачылык продуктлары экспортланган (2022 елда – 47,5 тонна). Якынча белешмәләр буенча, 2024 елның 1 гыйнварына республикада барлык милек рәвешләрендәге хуҗалыкларда 292,4 мең умарта оясы исәпләнә (2022 елга карата 97,4 проөент), шулардан 263,2 мең умарта оясы – хосусый секторда (2022 елга карата 98,2 проөент). Якынча мәгълүматларга караганда, 2023 елда республика ат үрчетүчеләре тарафыннан 3543,5 тонна кымыз җитештерелгән. «Башкортстан Республикасында елкычылыкны үстерү» ярдәмче программасының продуктив, нәселле һәм спорт атчылыкны үстерү буенча чараларын гамәлгә ашыру 108 баш продуктив ат сатып алуны, нәселле атларның 292 спорт сынавын оештыруны тәэмин итте. Республикада ел саен кымыз җитештерү технологиясендә алдынгы тәҗрибә уртаклашу һәм бу һөнәрләрне популярлаштыру максатыннан кымыз ясаучылар конкурсы уздырыла. Ат спортының һәм атта йөрүнең абруен күтәрү һәм популярлаштыру буенча зур эш алып барыла.

Авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү күләмнәрен арттыруда кече хуҗалыкларның роле зур. Фермер хуҗалыклары җитештергән авыл хуҗалыгы продукциясе күләме якынча 30 млрд сум тәшкил итә, бу гомумреспублика күләменең 13 процентын тәшкил итә. Республика фермерлары тарафыннан ел саен 36 процент бөртекле культуралар, 32 процент көнбагыш, 22 процент шикәр чөгендере, 6,5 процент бәрәңге һәм яшелчә, 5,7 процент ит һәм 11 процент сөт җитештерелә. Авыл хуҗалыгында кече бизнесны үстерүгә 2023 елда 455,9 млн сум юнәлдерелгән. 2023 елда авыл хуҗалыгында эшләүче 144 кече һәм урта эшмәкәрлек субъекты  дәүләт ярдәме алган, 47 эш урыны булдырылган. 2022 елдан республика фермерлары «Агротуризм» федераль проектында актив катнаша. Бүгенге көнгә республикадан 9 проект агротуризм өлкәсендә бизнесны үстерүгә 58,7 млн сумлык грант откан, шулардан 5 проект 30,2 млн сумлык 2022-2023 елларда, һәм 4 проект 2024 елда финанслауга сайлап алу узган (28,5 млн сумга).

Безнең районда төрле программалар ярдәмендә үз эшен ачучылар бихисап. Бигрәк тә авыл хуҗалыгы тармагында үзләрен сынап карау өчен фермер хуҗалыгы төзүчеләр өчен “Агростартап” программасы уңышлы эшләп килә. «Агростартап» программасы «Кече һәм урта эшкуарлык» гомумдәүләт проекты кысаларында гамәлгә ашырыла. Ул яңа эш башлаучы фермерларга ярдәм итүгә һәм аларны киләчәктә үстерү максатында авыл хуҗалыгына шәхси ярдәмче хуҗалыкларны җәлеп итүгә юнәлдерелгән.

Грантка кем дәгъва итә ала соң дигән сорау күпләрне кызыксындыра.

– Авыл җирендә яшәүче, яки авыл җирендә теркәлеп яшәргә теләге булган аграр бизнес белән шөгыльләнүче һәм шөгыльләнергә җыенган гражданнар аны алала. Шулай ук, авыл хуҗалыгы өлкәсендә тәҗрибәсе булмаган, әмма авыл җиренә кайтып үз эшен башлап җибәрергә теләүчеләр дә грант алуга дәгъва итә ала. «Агростартап» шәхси ярдәмче хуҗалык ияләренә  да бирелә. Әмма, конкурс нигезендә җиңүче дип табылганнан соң, әлеге шәхси ярдәмче хуҗалык иясе, 15 көн эчендә   үзенең хуҗалыгын  федераль салым хезмәте органнарында  крестьян-фермер хуҗалыгы итеп теркәргә тиеш.

Программа шартлары буенча, катнашучыларның  авыл хуҗалыгы буенча урта, югары, өстәмә белемле булуы сорала. Шул ук вакытта, авыл хуҗалыгы белгечлегенә ия булмаучыларга да өстенлекләр каралган. Ягъни грантка дәгъва итүченең авыл җирендәге хезмәт стажы 3 ел булуы да, һәм бернинди белеме булмаган килеш соңгы өч елда шәхси ярдәмче хуҗалык  алып баруы да җитә.

Программада катнашучының алдагы 5 елга грантны үзләштерү планы булырга тиеш. Грант алучы,  шулай ук,  эш урыннары булдырырга мәҗбүр, аларның саны грант күләменә бәйле: 2 миллион сумга кадәр алганда аз дигәндә бер эшчән, ике миллион сумнан артканда – ике кешене эшкә урнаштыру таләп ителә. Республика җитәкчелеге авыл хуҗалыгы тармакларын үстерү өчен ярдәм итә. Бигрәк тә фермерларга барлык өлкәләрдә кертелгән грантлар, субсидияләр һәм ташламалар кебек төрле ярдәм кораллары бар.  Безнең районда авыл хуҗалыгы өлкәсендә соңгы елларда бу ярдәмнәр тоемлы сизелә, – дип сөйләп үтте район хакимиятенең авыл хуҗалыгы идарәлеге начальнигы Ильвер Нурмөхәмәтов.

 Шушы программа буенча Ишмәмәт авылы янында яңа фермер хуҗалыгы төзелеп, мал абзары пәйда булды. Авылның яшь эшкуары Марсель Нурисламов “Агростартап” программасы буенча грант ота. Җиңеп яулаган акчага 20 баш симменталь токымлы башмаклар ала.

– Грант алу минем өчен авыл хуҗалыгына зур этәргеч булды. Фермер хуҗалыгы ачканчы үз көчем белән генә мал алырмын кебек иде. Алай булып чыкмады. Берничә ел буена эшләп җыйган акчамның күләме бик аз булды. Уйлап карасаң токымлы мал алу өчен миллионнар кирәк бит инде. Шуңа да бик күп уйлаганнан соң мин авыл хуҗалыгы идарәлегенә барып фермер хуҗалыгы ачу теләгем барлыгын белдердем. Андагы белгечләр минем теләгемне күтәреп алып, шушы программаны тәкъдим иттеләр. Бу программада катнашып, грант ота алуыма чиксез шатмын,  чөнки хыялым чынга ашты, грант акчасына алынган мал башы саны бүгенге көндә 50 башка җитте. Киләчәктә ит җитештерү юнәлешен үстерү буенча эш итәбез. Эш башлаучы фермер өчен Грант оту зур ярдәм һәм авыл хуҗалыгын үстерүдә зур таяныч та, – ди “Нурисламов” крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы Марсель Нурисламов.

Белүебезчә, район авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм крестьян-фермер хуҗалыкларында мал азыгы хәзерләү эшләре тәмамланып килә. Тәмамланып дип үк тә әйтеп булмый, чөнки быелгы елның яңгырлы булуы күпьеллык үләннәрнең икенче катка чабуга җитешүендә шик юк. Шуңа күрә әлегә беренче катка чабу эшләре төгәлләнгән дисәк дөрес була.   “Нурисламов” крестьян-фермер хуҗалыгында әлегә бу эш тәмам. Ферма ихатасы янында 900 рулонга кысылган печән кайтарылып куелган.

– Печәнне икенче катка да чабуны күз уңында тотабыз. Печән матур гына үсеп килә. Иген басулары да гәрәбәдәй сап-сары булып ята. Тиздән уракка, арышны җыеп алырга кирәк. Печән запасы янына салам да кайтарабыз. Быел Аллаһ боерса мул мал азыгы запасында кыш чыгарбыз. Тик уңышны җыеп алырга җылы, коры көннәрен генә бирсен инде, – дип шатланып сөйли фермер мул уңышлы иген басуларына карап.

Марсельнең фермер хуҗалыгы ачуы авылда яшәүчеләр өчен дә бик тә уңайлы булган, чөнки бәләкәй генә авылда ике кешегә эш урыны булдырылган. Алга табан мал башын арттырып, тагын да эшче кешеләр җәлеп итәргә уйлый. Мал асрау өчен уңайлыклар булдыруны да күз уңында тотып эш итә ул. Узган ел малларны төрле һава шартларында чыгарып йөртү өчен япмалы утар төзегән иде. Быел исә, урып-җыю эшләре тәмамлану белән абзарын зурайтып, малларны яшенә карап аерым ябу өчен урын эшләү хыялы белән янып йөри.

Автор:Гульназ Хузина
Читайте нас: