Авыл хуҗалыгы
18 июль 2024, 04:27

Печән теземнәре күзнең явын алып тора

Бүген район хуҗалыкларында актив рәвештә терлек азыгы әзерләү эше бара. Эссе, явым-төшемсез көннәр чабылган үләнне киптерергә һәм тиз арада җыеп алырга мөмкинлек бирә. Шөкшән авылындагы «Зарипов» крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Салават Зарипов барысын аңлап эш итә.

– Печәннең сыйфаты аны хәзерләү вакытына бәйле. Әгәр дә печәннең сыйфаты юк икән, димәк, сөтнең дә сыйфаты булмаячак, дигән сүз. Ә сөт исә бүгенге көндә хуҗалыкларның төп табыш чыганагы булып тора, дисәм дә, ялгышмам. Шуңа да вакытны кулдан ычкындырмаска кирәк, – ди фермер. – Быел һава торышын аңлап бетеп булмый. Әле генә 30-35 градус эсселек булса, ярты сәгатьтән җилләп яңгыры да явып китә. Шуңа да азык әзерләүне тизләтергә кирәк. 
Бүгенге көндә хуҗалыкта 70 гектар печән басулары чабылган. Бу эштә алны-ялны белми Максим Мөхәмәтҗанов эшли. Без Салаватның басуларына баргач, безнең янда туктап та тормады Максим. “Вакытым юк!” – дип кулын гына селтәп үтеп китте. Чынлап та, без икенче тракторны көткәнче, ике әйләнеш печән чабып та чыкты. 
Чабылып кипкән печәнне әйләндереп, дүрт теземнән бер зурракны әзерләүдә – Иван Йөзбахтин. Тиктормас абзый тиз арада тракторын туктатып, безнең янга төшеп тә җитте. Ике минут эчендә фотога төшәргә дә, үз эше турында сөйләргә дә өлгерде.
– Салават белән эшләү җиңел. Төгәл биремнәр бирә, без эшлибез. Көч-гайрәт җитәрлек әле. Егетләрдән калышмыйбыз! – ди механизатор. –  Хезмәт хакы да, ашау ягы да әйбәт. Көненә ике тапкыр, төшке һәм кичке аш әзерлиләр. 
Эшнең барышын күреп җитәкче һәм эшчеләр белән сөйләшкәннән соң, хуҗалык терлекләре быел да кышка мул азык белән керәчәк дигән фикер калды.

Автор:Лира Юрасова
Читайте нас