Алдыннан андый нигъмәтләр өзелмәгән бозау, бәрәннәр чирләргә дә бирешми. Әби-бабаларыбыз белми эшләмәгән инде.
Җәй – яшь терлекләр организмына файдалы һәм витаминнарга бай булган яфраказык җыю өчен иң кулай вакыт. Ел саен бу мөһим эшкә районыбызның барлык оешма-предприятие хезмәткәрләре дә кушыла. Шушы җәһәттән Борай икенче санлы “Йәйгор” балалар бакчасы хезмәткәрләре “Фәйзрахманова” крестьян-фермер хуҗалыгына барып яфраказык хәзерләүдә катнашты. Урманчы рөхсәте белән бүленгән мәйданнан яшь малларга яфраказык әзерләп кайттылар. Шушы көннәрдә эшләр гөрләп торды. Дистәдән артык хезмәткәр, кулларына балта, пычак тотып, ямь-яшел яфрак-лы юкә, имән, каен, зирек, чаган агачларының яшь ботакларын кисеп, кечкенә өемнәргә өя. Берничәсе, әлеге ботакларны кечкенә бәйләмнәргә җыеп, себерке итеп бәйли.
Себеркеләрне фермага алып кайткач, абзар эченә күләгәле урынга элеп куела, шул чагында гына туклыклы болын печәненә тиң азык әзерләнә икән. Чыннан да, кышын ямь-яшел себеркене бозаулар бик ярата. Аның составында кальций, каротин кебек матдәләрнең булуы яшь терлек үсешенә уңай йогынты ясый.
“Арбаңны кыштан, ә чанаңны җәйдән үк әзерләп куй”, – ди татар халкы. Шушы мәкальне истә тотып, “Йәйгор” балалар бакчасы хезмәткәрләре белән беррәттән район ветеринария станциясе “Кама” хуҗалыгына һәм авыл хуҗалыгы идарәсе Дүсмәт авылындагы “Фәхретдинова” крестьян-фермер хуҗалыгына, район хакимияте хезмәткәрләре, “Кояшкай” балалар бакчасы коллективы һ.б. витаминнарга бай булган терлек азыгы җыюда зур активлык күрсәттеләр. Бу мөһим эшкә һәркем бик җаваплы карады. Башка оешмалар, учреждениеләр дә бу эштә актив катнашырлар дип ышанабыз.
Витаминнарга бай, сыйфатлы яфраказыкның кыш көне терлекләр өчен файдасы зур булачак.