Авыл хуҗалыгы
15 июль 2024, 04:07

Терлек азыгы әзерләү тулы көченә бара

Эссе көннәр шәһәрлеләрне генә түгел, ә авыл хезмәтчәннәрен дә сөендерә. Игенчеләр хәзер терлек азыгы, аерым алганда, печән, сенаж әзерләүне җәелдерә алдылар.

Терлек азыгы әзерләү тулы көченә бараТерлек азыгы әзерләү тулы көченә бара
Терлек азыгы әзерләү тулы көченә бара

– Безнең хуҗалыкта 200 тоннага якын печән әзерләнде инде, – ди Йомакай авылындагы “Габдуллин” крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Булат Габдуллин. – Нигездә, вика һәм люцерна җыеп алына.Эш кызу темпта бара. Беррәттән сенаж салу белән дә мәшгүльбез. Аны мең тоннадан артык әзерләдек. Быел һава торышы көйсез, әмма авыл кешеләренең теләкләре кабул булды – печәнне, сенажны җитәрлек әзерлибез, Аллаһка шөкер.

“Габдуллин” хуҗалыгында терлек азыгын әзерләү механизаторларның хезмәтенә бәйле. Озак еллар руль артыннан төшмәгән абзыйлар эшне белеп башкаралар. Олег Мөхәмәтҗанов үләнне урып торса, Илдар Садыйков белән Ринат Хәмәдиев ташып торалар. Яшел массаны яхшылап өеп, тыгызлап тапарга Наил Габдуллинга тапшырылган.

Печән әзерләүне хуҗалык җитәкчесе Булат үз өстенә алган. Үзе чаба да, кысып та бара.

– Бүгенге көндә хуҗалыкның машина-тракторлары берөзлексез басу-сенаж чокыры юлын таптый. Күпьеллык үләннәр тиздән тулысынча җыеп алыныр дигән өмет бар. Игенче егетләрнең тырышлыгын, хуҗалыктагы техниканың халәтен күзаллаган хәлдә әлеге эшне тиз арада төгәлләрбез дә, мөгаен, – дип сүзен тәмамлады да Булат, трактор руле артына менеп утырып, үз эшен дәвам итте.

Булат Габдуллин әтисенең фермерлык эшен дәвам итеп, үзе КФХ ачып җибәрә. 2021 елда Республика Башлыгы ярдәмендә башкарылган “Агростартап” программасында катнашып, грант ота. Хуҗалыгын арттыру нияте белән грант акчасына үзенекен кушып, симменталь токымлы 22 баш тана һәм “Беларусь 82.1” тракторын сатып ала.

Автор:Лира Юрасова
Читайте нас