Авыл хуҗалыгы
22 Май 2024, 07:15

Авыл баласының күңеле басуда

Районыбыз басуларында язгы кыр эшләре тулы куәткә бара. Күп хуҗалыкларда уҗым культураларын, күпьеллык үләннәрне тырмалау, өстәмә тукландыру эшләрен төгәлләгәннәр, инде чәчелгән басу-кырларның да мәйданнары арта бара.

Авыл баласының күңеле басудаАвыл баласының күңеле басуда
Авыл баласының күңеле басуда

Әнә Бигәнәй авылында урнашкан “Шакиров” крестьян-фермер хуҗалыгында да эшләре гөрли: кайсы басуларына карасаң да, төрле агрегатлар таккан тракторлар, орлык ташучы машиналар күзгә ташлана.
– Язгы культуралар 300 гектарда игеләчәк. 100 гектарында арыш чәчеп калдырган идек. Уҗымнарның торышы яхшы, әйбәт кышлады. Кара яшел булып куе итеп чыкты. Минераль тукландыру эшен дә башкардык. Бүгенге көндә арпа чәчәбез, – диде хуҗалык җитәкчесе Динарик Шакиров. – Язгы кыр эшләрен башкарып чыгу өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар. Техникабыз да җитәрлек, ягулык-майлау материаллары белән дә тоткарлыклар юк. Быел үз чыгымнарыбызга өр яңа БТЗ тракторы алып кайттык.
Һава шартларының кискенләшеп торуы. Җирләрнең генә тигез өлгермәвен билгеләп үтте ул. Шуңа күрә һәр басуны көнгә берничә тапкыр карап әйләнеп узарга, җитешкәнлеген тикшереп торырга туры килә икән. Әйе, игенчегә көне түгел, сәгате дә кадерле шул.
– Орлыкларны агулап утыртабыз. Барысына да фитосанитар тикшерү үткәрелде. Кайсы культурага нинди препарат туры килгәне, күләме һәм башка күрсәткечләре билгеләнде. Ә җәй айлары өчен корткычлардан, чүп үләннәреннән саклану чаралары әзерләнде, – диде җитәкче.
Механизаторларны да мактап кына телгә алдылар биредә. Булдыралар егетләр, тырышалар, эштән туктата торган түгел. Руслан Имамов, Ильяс Шәрәфгалиев, Фәнил Нәбиуллин һәм Фирданис Насрыев хуҗалыкның ышанычлы кешеләре. Чәчү эшен алар үз ышанычына алып башлап җибәргәннәр, көннәр әйбәт торса, төгәлләп тә чыгарлар. Ә менә кайткан яңа БТЗ техникасы тәҗрибәле механизатор Әлфир Гәрәевка тапшырылган. Ул культивация эшләүдә көч сала.
– Моңарчы күптөрле техникада эшләргә туры килде. Әмма ләкин мондый заманча куәтлене йөрткән юк иде. Басуларны иңләгәндә үк бик зур мәйданны алып бара. Башка вакытны ике урасам, хәзер бер генә урыйм шул территорияне. Бик җайлы, бөтен уңайлыклары да бар. Мондый яңа техниканы миңа ышанып тапшырганнары өчен рәхмәтлемен, киләчәктә хуҗаларның ышанычын аклармын, – дип, тракторы белән безне таныштырды механизатор.
Кыр эшләренә керешер алдыннан механизаторларга, водительләргә хезмәт хәвефсезлеге кагыйдәләре аңлатылган, механизаторга ярдәмчеләр билгеләнгән, һәр чәчкечкә исә җаваплы кешеләр беркетелгән. Исән-имин генә басу эшләрен башкарып чыксыннар.
Биредәге хуҗалыкта малчылык белән дә шөгыльләнәләр. Бүгенге көндә 75 баш мал асрала, шуның 55е савым сыеры. Маллар утарда. Бозаулап беткәннәр. Инде сөт күләме дә ярыйсы гына арткан. Һәр сыердан уртача 12-14 литр сөт савыла бер савымга. Җитештерелгән продукцияне алар район үзәге кибетләренә китерәләр. Аларның үзләренең сатып алучысы бар. Көн дә иртә белән килгән сыйфатлы сөт “ә” дигәнче кибет шүрлекләрендә бетә.

Автор:Гульназ Хузина
Читайте нас