Авылда механизатор һәрвакыт абруйлы һөнәрләрнең берсе булып санала. Уңыш үстереп алыр өчен туган җирне ярату гына түгел, ә техниканы да биш бармагың кебек белергә кирәк. Бакалы авылындагы “Сахаев” крестьян-фермер хуҗалыгы механизаторы Фәвәрис Лотфуллин шундыйларның берсе. Аның әтисе Раһип ага да гомер буе тракторчы булып тир түккән. Кечкенәдән үк Фәвәрис әтисенә трактор ремонтлашырга булышып, үзе дә руль артына утырып үсә. Шуннан башлап аңа «техника җене» кагыла да инде.
Бакалы сигезъеллык мәктә-бендә белем алганнан соң, күрше авыл Кәшкәләүдә урта мәктәпне тәмамлый. Аннары ул элеккеге “Мир” колхозында эшли. Баштагы мәлләрне тәҗрибәле механизатор булган әтисе Раһип ага белән бергә эшли. 1978 елның көзендә ул армия сафына алына, Украинада авиация механигы булып хезмәт итә. Армия сафында да ул үзен җаваплы, техниканы биш бармагы кебек белгән егет итеп күрсәтә. Хәрби-Һава Көчләре отличнигы дигән исемгә ия була. Ике ел хәрби бурычын намус белән башкарганнан соң туган ягына кайта. Ләкин техникага булган кызыксыну көчлерәк була – Фәвәрис Лотфуллин яңадан “тимер атын” йөгәнли. “Иртә яздан кышка кадәр киеренке чор башлана, – дип сөйли ул. – Авыр табигать шартларында эшләргә туры килә. Эсседә кабинада түзәрлек булмый тынчу. Ләкин һәр минуты кадерле чорда мондый уңайсызлыкларга игътибар итмәскә тырышам. Эш вакытында техника сынатмасын өчен, аны һәрвакыт карап, тикшереп торам. Хезмәтеңнең нәтиҗәсен күреп сөенү – үзе бер бәхет”.
Намуслы хезмәте, яхшы күрсәткечләргә ирешүче алдынгы механизаторларның күчмә вымпелын ул кулыннан ычкындырмый. Аннары аны колхоз җитәкчесе электр-газ белән эретеп ябыштыручыга укырга җибәрә. Укып кайткач та тракторда эшләвен дәвам итә. 1984 елда Раушания апа белән гаилә корып җибәрә. Бер кызлары дөньяга аваз сала. Колхозлар тарала башлагач, яшь гаилә Югары Пышма шәһәренә туганнары янына күчеп китәргә мәҗбүр була. Егерме биш ел анда яшәгәч, Фәвәрис аганың әти-әнисе мәрхүм булгач, туган нигезне бетермәс өчен күчеп кайтырга мәҗбүр булалар. Авылга кайту белән урындагы крестьян-фермер хуҗалыгына механизатор итеп эшкә чакыралар. Фәвәрис ага кулдан килгәнчә ярдәмләшәм дип эшкә тотына. Трактор җене кагылган дию дә дөрес. Аның техникасы һәрвакыт сафта. Фәвәрис ага әти-әнисеннән өйрәнеп кешеләргә карата ихтирамлы, ярдәмчел булып үскән.
– Бүгенгедәй хәтеремдә, кышкы буранлы төн иде. Ишеккә килеп шакыдылар, кемдер юлда батып калган. Әтием бер дә икеләнмичә, җылы юрган астыннан торып, суык тракторын кабызып, кешегә ярдәмгә чыгып китте. Ә әниебез тәрәзәдән-тәрәзәгә йөреп, исән-сау гына кайтсын инде, дип аны көтә иде. Мондый төннәр безнең тормышта еш очрады. Шуны күреп үскәнгәме, мин үзем дә авыр хәлдә, юл фаҗигасендә калган кешеләр мөрәҗәгать итсә, кулымнан килгәнчә ярдәмләшергә ашыгам, – дип сөйли Фәвәрис ага.
Аның хезмәт стажының күбесе техника руле артында үткән. Тәҗрибәле механизатор яшьләргә эш үзенчәлекләре белән теләп уртаклаша, төпле киңәшләрен бирә, кирәк чакта ярдәм кулы суза.
Тормыш иптәше Раушания ханым да иренең шундый тырыш булуын горурланып сөйли:
– Инде яшең дә бара, Фәвәрис, тукта инде, быелга башка кеше чәчүгә чыксын диюемә: “Чәчүне белеп чәчәргә кирәк, бөтен кеше дә чәчә белми ул, – дип әйтә. Борайга барганда күкрәп утырган басулар яныннан узганда үзе дә шатланып күз сала. Еш кына басу янына туктап, әйбәт, тигез чыкканмы дип төшеп карый. Ул үз эшенә бик җаваплы кеше.
Героем тормыш иптәше Раушания ханым белән ихата тутырып мал-туар тота, кош-корт асрыйлар. Оныклары барлыгына шатланып гомер итәләр.