Авыл хуҗалыгы
6 Май 2024, 06:00

Басуларда язгы кыр эшләре киң колач алды

Басуларда язгы кыр эшләре гөрләп бара. Даутлар авылындагы “Шакиров” крестьян-фермер хуҗалыгында җанлылык аеруча сизелә.

Басуларда язгы кыр эшләре киң колач алдыБасуларда язгы кыр эшләре киң колач алды
Басуларда язгы кыр эшләре киң колач алды

Көздән 100 гектар мәйданда арыш һәм бодай чәчеп калдырганнар, уҗымнарны ашлама белән тукландырганнар. Әле тагын 200 гектарда арпа белән бодай чәчелеп ята.
Без килгәндә хуҗалык кырларында өч берәмлек техника эшли иде. Кайсы чәчү алдыннан культивацияли, кайсы чәчкеч таккан, берничә механизатор ашлама тарата. Бер сүз белән әйткәндә, гөр килеп эшлиләр. Флорис Шакиров, егетләрнең хезмәтенә бәя биреп, болай диде: “Язгы кыр эшләренә техниканы әйбәтләп әзерләдек. Егетләр алда җитди бурыч торганны аңлыйлар, шуңа күрә бер караңгыдан икенчесенә чаклы тырышып эшлиләр”.
Моның шулай икәнлегенә шунда ук инандык. Иске Карагыш авылыннан килеп эшләүче Фәнис Зыятдинов белән бик кыска вакытка тукталгач кына берничә җөмлә алыштык:
– Басу – авыл кешесе өчен тормыш, ансыз яшәп булмый. Кар астыннан басулар чыга башласа, тургайлар сайрап җибәрсә, чын авыл кешесенең йөрәге тыныч кына типми. Һаман да кырга тарта инде ул. Минем үземнеке нәкъ тә шулай.
Шакировлар хуҗалыгында эшне Флорисның улы Әлфиссез күз алдына китерү мөмкин түгел. Механизатор Фәнис агасы янында бер-берсе белән аңлашып, вакыт белән санлашмыйча хезмәт куялар алар. Чәчү кампаниясендә шулай бердәм эшлиләр. Техниканың туктап торуы вакытны әрәм итүгә тиң. Моны яхшы аңлаган игенчеләр җир куенына орлыкларны туфракның дымы беткәнче салып калырга ашыгалар. Шытымнары тигез, куе булып чыксын дип, буразнадан күзләрен дә алмый эшлиләр.
Басучылык тармагы белән бергә “Шакиров” крестьян-фермер хуҗалыгында ат үрчетү эше дә алга бара. Биредә бүгенге көнгә атлар колынлап беткәннәр. Мал саны 50 баштан узган инде. Белүебезчә, биредә башкорт токымлы атлар үрчетү өстендә эш алып барыла. Боларга өстәп Флорис Риф улы – районда танылган кортчы да. Ул менә берничә дистә ел инде бал кортлары үрчетү белән шөгыльләнә.
Кул кушырып утырырга яратмаган фермерның хуҗалыгында кызу эш өсте. Бер генә минут та буш вакыты юк.

Автор:Гульназ Хузина
Читайте нас