Авыл хуҗалыгы
6 Май 2024, 04:45

Алгы сызыкта игенчеләр

Игенче зарыгып һәм бераз дулкынланып көткән хәлиткеч чак җитте – язгы кыр эшләре башланды.

Алгы сызыкта игенчеләрАлгы сызыкта игенчеләр
Алгы сызыкта игенчеләр

Иң беренче басуга тырма агрегатлары таккан тракторлар чыкты. “Колос” хуҗалыгында берничә көн эчендә инде 3500 гектардан артык мәйданда дым каплатырга өлгергәннәр, 2800 гектар мәйданда уҗым культуралары тырмалауга ирешкәннәр, ындыр табакларында чәчү материаллары әзер. Хуҗалык уңганы Рәмзил Мөгыйнов әлеге хуҗалыкта өченче ел эшли.
– Яздан көзгә кадәр “Колос” хуҗалыгының Кәшкәләү авыл биләмәсендәге җирләрне эшкәртү аның өстендә. Кышын шушы ук якта юлларны кардан чистартуда эшли. Кушкаен басуында 180 гектарда арыш уҗымын тырматты, инде Кәшкәләү авылы янындагы бодай басуында эшли. Рәмзилгә эш җитәрлек. Тик техникасы гына төзек булсын. Бөтен җиргә дә җитешә ул, – ди хуҗалык агрономы Артур Саяпов.

Автор:Гульназ Хузина
Читайте нас