Менә шулай авыл тормышын яраткан, җир эшенә мөкиббән киткән егет туган авылында төпләнеп кала. Борай кызы Флүрә белән матур гаилә кора. Заманалар үзгәреп, колхозлар беткәч, яшьләр күп тә уйлап тормый, үзләренең шәхси хуҗалыгындагы җирләрендә төрле яшелчә үстерү белән шөгыльләнә башлыйлар, артыгын Уфа базарына итеп сатып, акчага әйләндерәләр. Аннары инде алар теплица төзеп, анда кәбестә уҗымы үстерү буенча эш башлыйлар. Яшелчә сатып җыелган акчага техника туплыйлар. Гаилә башлыгы кәбестә үстерүне киңәйтү өчен 86 гектарда җир рәсмиләштерә. Бу исә авылда җир мөнәсәбәтләре тамырдан үзгәреп, күмәк хуҗалыклар таралган, шуңа бәйле, фермерлык хәрәкәте көчәйгән чорга туры килә.
Фәйзуллиннар да крестьян-фермер хуҗалыгы төзиләр. Басучылыкта үзләрен сынап карарга дип бодай, арыш кебек элиталалы культуралар чәчәләр һәм отылмыйлар: бу елны ашлык мулдан була. Алдагы елны да җирләрен эшкәртеп чәчәләр, шулай басучылыкны уңышлы алып баралар.
Аларның кәбестә басуының иге-чиге юк. Бу кадәр эшне кул көче белән генә башкарып булмавы көн кебек ачык. Шуңа да кәбестәчеләр үз эшләрен җиңеләйтү өчен кәбестә, бәрәңге утырта торган махсус техника алалар. Менә шулай итеп, Фәйзуллиннарның фермер хуҗалыгы яшелчәчелеккә махсуслаша. Тәүге мәлләрдә үк чәчү әйләнешенә кишер, кызыл чөгендер, сарымсак кертелсә дә, фермер өстенлекне кәбестәгә бирә. Моның үзенә күрә сере шунда – авылда кәбестә үстерү өчен җир уңдырышлы. Аның крестьян-фермер хуҗалыгы җирләре 86 гектар тәшкил итә, ул яшелчә төрләре буенча төп җитештерү мәйданнарына һәм пар җирләренә бүленгән. Былтыр игелгәннәренә карап, һәр елны яшелчә культуралары урыны чиратлаша, ягъни технологик таләпләр төгәл үтәлә.
Хуҗалыкта техника паркын заманча технологияләргә ярашлы яңарту хәстәре дә күрелә. Әлегә техниканы саклау өчен гараж төзелеп кенә ята. Язгы басу эшләренә әзерлек тә сызыкта, орлык әзер, минераль ашлама да кайтартканнар. Кәбестә орлыгын чәчәргә теплица җылытырга куелган. Апрель ахырында шунда соңгы сорт кәбестә чәчәргә уйлыйлар. Гомумән, крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе күләме буенча бәләкәй мәйданнарда да күбрәк уңыш алу максатын ку