Кайсысын гына алма, һәрберсе тәҗрибәле механизатор. Тракторчы Илүс Сәрвәртдинов биредә сигез ел эшли. Кышын фермада мал азыгы кертүдә булса, ә яз җитү белән инде аның эше тагын да арта. Ул мал азыгы хәзерләү кампаниясендә комбайнчы булып терлекләргә кыш чыгарлык итеп азык әзерләүдә тырышлыгын сала.
– Илүс – супер тракторчы ул. Аның кебек үз эшен төгәл һәм сыйфатлы итеп башкаручы механизаторлар бик сирәк була. Илүснең үз техникасында эш булмаганда башка нинди генә техникага утыртсаң да эшли ул. Бервакытта да эшне аерып тормый, – дип мактап үтте аны хуҗалык җитәкчесе.