– Ә монда безнең “сабыйларыбыз” яши, – диеп, бокслар урнашкан якка күрсәтте ферма мөдире Кифая Абдуллина авыл хуҗалыгы идарәлеге зоотехнигы Ленар Баһауов белән икебезгә. – Бозауларның сәламәтлеге яхшы тәрбиягә бәйле. Бездә бу эшкә таләп югары. Бәләкәчләрне тикмәгә генә тәҗрибәле терлекчеләр “тәрбияләми”. Надежда Апулова һәм Людмила Имаева хуҗалыкның тәҗрибәле эшчеләре.
Бозау караучы Надежда Апулова белән Людмила Имаева һәр иртәне үз тәрбияләрендәге бозаулар янына ашыгалар. Барлык авырлыкларга карамастан, алар үз эшләрен яраталар. Шуңа да тәрбия дә югары. Малкайлар көнләп түгел, сәгатьләп үсәләр, тиз көрәяләр.
Бүген бозау абзарында карауны гына түгел, ә бәлки кайгыртучанлык та, җан җылысын биреп тәрбияләүне дә таләп иткән 95 кечкенә бозау асрала. Кайберләрен тиздән зуррак бозаулар асрала торган башка абзарга күчерәчәкләр.