Авыл хуҗалыгы
22 апрель 2024, 04:30

Сапфир туйларына җиткәннәр

45 ел бергә иңгә-иң терәп гомер итүне ныклыгы һәм чыдамлыгы белән билгеле булган кыйммәтле таш белән бәялиләр. Сапфир – какшамас һәм ныклы мөнәсәбәт символы. Ирле-хатынлы Арслановлар да үзләренең мәхәббәтен һәм тугрылыгын вакыт белән исбатлады. Шушы көннәрдә алар бергә 45 ел тату гомер кичерүләрен билгеләп үтәчәкләр.

Сапфир туйларына җиткәннәрСапфир туйларына җиткәннәр
Сапфир туйларына җиткәннәр

Алар өч малайга гомер бүләк итәләр. Кызганычка каршы, бер улларының гомере кыска була, ул яшьли мәңгелек йортка күчә. Калган уллары Аллаһка шөкер, исән-имин, үзаллы тормыш көтәләр, балалар үстерәләр.
– Оныкларыбыз тик “биш”кә генә укый, җәй саен каникулга безгә киләләр. Бигрәк күңелле ятабыз, урманга җиләккә йөрибез, минлекләр әзерлибез – ди Эльмира Арсланова.
Рәвис Заһирҗан улы Таңатар авылында туып-үсә. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, Нефтекама техник училищесына эретеп ябыштыручы һөнәрен үзләштерергә китә.
Эльмира Зариф кызы да шушы ук авылда бары тик икенче урамда гына үсеп буй җиткерәләр. Мәктәптән соң Эльмираны балалар бакчасына эшкә чакыралар. Ул ике да уйлап тормый эшкә тотына.
Рәвис Нефтекамада укуын тәмамлап, колхозга кайтып эшкә урнаша. Менә шушы вакытта инде ике яшь йөрәк арасында гыйшык уты кабына.
Танышканнан соң күп тә үтми егетне армиягә алып китәләр. Камчаткада хәрби бурычын үти ул. Өйгә кайту белән Эльмираны әти-әнисе белән таныштыра. Яшьләр бик матур туй үткәреп, авылда төпләнеп калалар.
Рәвис Чапаев исемендәге колхозга терлекчелек буенча механик булып эшкә урнаша. Менә шулай бар гомерләрен туган авылларына, туган җирләренә багышлаган кешеләр алар.
Арслановларның икесенең дә хезмәт кенәгәсендә дә бер генә язу: Эльмира апа 45 ел буена тәрбияче, ә гаилә башлыгы – колхозчы. Хәзер инде алар икесе дә хаклы ялда. Аларның өйләрендә һәрвакыт ямьле һәм җанлы. Бакча һәм тәрәзә төпләре матур, чагу чәчәкләргә күмелгән. Хаклы ялда булсалар да, кул кушырып утырмыйлар. Рәвис ага шәхси хуҗалыгында ат үрчетү белән шөгыльләнә. Күпләп мал асрарга яраталар. “Авыл җирендә торып мал да асрамагач, ничек яшәргә кирәк”, – ди алар. Пай җирләрендә печән үстерәләр. Хәтта үзләренең тракторлары да бар. Алар гаилә бәхетенең уңышы бер-береңне ихтирам итүдә һәм түземлектә дип исәпли. Бер-берсен кадер-хөрмәт итеп, җылы тойгыларын саклаган, иңгә-иң куеп 45 ел бергә яшәгән, сөюдә һәм татулыкта бәхетле гомер кичергән парлар һәрвакыт хөрмәт һәм соклану уята. Арслановлар да шундый гаиләләрнең берсе.

Автор:Гульназ Хузина
Читайте нас