Җәмгыять агрономы Даниф Нигамәтҗанов сүзләренә караганда, алдагы чәчү кампаниясендә бодай һәм рапс кебек культуралар да шушы гектарларны биләячәк. Техникага килгәндә җәмгыять җитәкчесе җир эшкәртү өчен өр яңа тагылма чәчү комплекслы К-742 тракторы, 130 ат көче булган “Йота” тракторы, комбайн сатып алган. Тиздән “Туман-3” сиптергече дә бу җәмгыятьнең техника паркына кайтарылып җитәчәк. Механизатор Рәмил Солтанов техниканы язгы чәчү эшләре өчен әзерлек сызыгына куйган. Чәчүлек орлык та тазартылып, хәзерләнеп куелган.