Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
12 апрель , 09:05

Терлекчелек тармагы үсештә

Абдулла авылындагы “Победа” хуҗалыгында 548 баш терлек асрала, шуларның 193е савым сыеры.

Терлекчелек тармагы үсештә
Терлекчелек тармагы үсештә

Мал башы саны күп булгач, терлекчеләргә дә эшләр җитәрлек. Алар бер генә минут та тик тора алмыйлар, иртәдән-кичкә кадәр кулларыннан сәнәк төшми. Шулай итмәсәң, мал абзарларын чиста итеп тотып булмый да инде. Чисталык дигәннән, бирегә килеп керү белән терлекчеләрнең тырыш хезмәте мал абзарларыннан күренеп тора. Кайсы гына абзарга кермә, барысында да тәртип.
– Технологияләр гел бер урында тормый, яңара. Хәзер икътисадка күбрәк басым ясыйбыз, шуңа бәйле рәвештә, җитештерүчәнлек тә арта. Узган ел белән чагыштырганда, хуҗалыкта терлек башы саны артты. Терлекчеләребезнең һәрберсе үз эшен җиренә җиткереп башкара. Денис Апулов һәм Владислав Васильев савым сыерлары бүлегендә эшлиләр. Аларның эшләре үтә дә җаваплы, чөнки яңа туган бозаулар алар кулы аша үтә. Рудольф Кузяхмәтов шушы хуҗалыкта менә 7 ел инде ал-ял белән исәпләшми эшли. Терлекчеләрнең һәрберсе мактауга лаек. Аларның тугры хезмәте белән хуҗалыкта продукция җитештерүчәнлеге арта һәм маллар да сау-сәламәт, – ди ферма мөдире Кифая Абдуллина.

Автор:Гульназ Хузина
Читайте нас: