Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
12 апрель , 13:00

Сөт сал, табыш ал

Савымчыларның төп максаты – күбрәк сөт саву, терлек караучыларныкы – малларны тиешенчә симертү, ә бозау караучыларның бурычы яңа туган бозауларны исән-имин үстерү, чөнки алар киләчәктә ферманың нигезен тәшкил итә.

Сөт сал, табыш ал
Сөт сал, табыш ал

Максатка ирешү өчен вакытыңны да, көчеңне дә кызганмаска кирәк.
“Колос” хуҗалыгының Әҗәк фермасында үз эшенең осталары күп. Изолда Попкова, Дина Кильдиярова, Светлана Байметова күпләп сөт саву өчен тырышып эшлиләр. 190 баш голштин токымлы савым сыеры алар карамагында. Тәүлегенә 4,1 процент майлылыклы 4500 литр сөт савылып, Благовар сөт заводына тапшырыла.
Бозаулыйсы башмаклар да бар. Алар икенче корпуста асрала. Яңа туган бозауларны асрау өчен бар уңайлыклар да булдырылган. Бозаулар өч көн махсус урында асралгач, аннан соң аларны аерым читлекләргә урнаштыралар. Өч көн эчендә аларны имезлектән сөт эчәргә өйрәтәләр. Бу эштә бозау караучылар Галина Байметова, Зоя Байзукова һәм Роза Имаева тырышып эшли. Бозаулар барысы да көр, сәламәт күренә. Киләчәктә мул сөт бирә торган сыерлар булсыннар өчен бозауларны кечкенә чагыннан ук вакытында тиешенчә ашатырга кирәклеген аңлап эшли терлекчеләр. Шуңа да бозауларның тәүлеклек үсешен даими контрольдә тоталар. Терлекчелектә сыер саву, ашату белән генә эш бетми шул әле. Маллар сау-сәламәт булсыннар өчен вакытында асларын алып, тиресне чыгарып тору да кирәк. Әйе транспортер эшли, тик аны гел төзекләндереп тормасаң, ватылып, терлекчелек тармагында уңайсыз хәл тудырырга да мөмкин. Шундый хәл килеп чыкмасын өчен әлеге хуҗалыкта Владимир Галиәхмәтов тугыз елга якын эшли. Владимир – хуҗалыкның алыштыргысыз эшчесе дисәк, һич ялгышу булмас. Ул тирес чыгарудан тыш, эретеп ябыштыручы һәм балта остасы да. Хуҗалык булгач, төрле хәл була. Кайдадыр сыерлар утарны каерган, кайдадыр ишек сынып төшкән, шуның кебек вак-төяк эшләрне дә Владимир икеләнеп тормый башкарып куя. Менә шулай бер-береңә ярдәмләшеп эшләгәндә генә мул табышка, югары нәтиҗәләргә ирешеп була.

 

Автор:Гульназ Хузина
Читайте нас: