Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
12 апрель , 12:00

Эшләре һәрчак уң булсын

Бүгенге җәмгыятьтә хатын-кыз эшләмәгән һөнәр юктыр. Кайда гына барма гүзәл затлар ирләр белән беррәттән басып эш башкара.

Эшләре һәрчак уң булсын
Эшләре һәрчак уң булсын

Менә Ялдәк авылындагы ит цехында эшләүчеләр дә гел хатын-кызлар. Моннан ун ел элек ишеген ачкан цехта бүгенге көндә берничә дистә төрле ит продукциясе җитештерелә. Ит эшкәртүдә, түшкә-түшкә итләрне күтәреп керергә һәм аларны телемләп әзерләргә дә күпме көч кирәк бит әле. Карап торуга гына түгел чыннан да биредә эш бик авыр. Шулай булуына карамастан, Рәсимә Дәүләтгәрәева, Зәлия Гәрәева, Әнисә Әхмәтова, Ирина Тимерҗанова эшләренә зарланмый, тату гына эшләп йөриләр. Алай гына да түгел, аларның һәммәсе дә ураза тота, авылдагы мәчеткә дини дәресләргә йөри, бергә җыелып ифтар үткәрәләр.
Ун ел тулу уңаеннан цех җитәкчесе Әхләф Зарипов аларны Уфага сәяхәткә алып барган. “Нур” театрында булып, бик кызыклы спектакль караганнар. Күбесе олы яшьтә булган апалар дөнья мәшәкатьләренә чумып яшәп, башкалага берничә ел барганнары да булмаган икән.
– Бик шатбыз бергә булуыбызга. Дистә ел буена иртәдән кичкә кадәр бергә булгач, без бертуганнар сыман. Җитәкчебезгә зур рәхмәтлебез. Безгә һәрвакыт ярдәм итеп тора, бер генә үтенечебезне дә кире какмый, – ди цехта эшләүчеләр.
Киләчәктә дә эшләрен дәвам итеп, район халкын хәләл ит эшләнмәләре белән сөендереп торырлар, дип ышанып калабыз.

Автор:Гульназ Хузина
Читайте нас: