Авыл хуҗалыгы
3 Апреля 2024, 06:00

Ярминкәдә ниләр генә юк

Очсызрак хакка бәрәңге, суган, кишер һәм башка яшелчә, ит, сөт продуктлары сатып алырга теләсәң, авыл хуҗалыгы ярминкәсенә ашык. Узган шимбәдә узган ярминкәнең сәүдә рәтләрендә ниләр генә юк иде.

Ярминкәдә ниләр генә юкЯрминкәдә ниләр генә юк
Ярминкәдә ниләр генә юк

Анда район халкы, шәхси эшкуарлар, фермерлар һәм авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре катнашты. Бу көнне район үзәгенең Сәүдә һәм ял итү мәйданы иртәдән үк сатучы һәм сатып алучы тавышыннан шау-гөр килеп торды. Авыл хуҗалыгы предприятиеләре, шәхси эшкуарлар ярминкәгә зур әзерлек белән килгән. Сәүдә рәтләрендә ит, сөт-май, йомыркадан алып, бәрәңгесе-суганы, ашлыгы, кипкән шифалы үләннәре, кул эшләре әйберләре, сарык, бозау, тавык – һәммәсе дә бар иде.

Бал, эремчек, каймакны да мулдан алып килгәннәр.

Күмәк һәм крестьян-фермер хуҗалыклары йөк машиналары һәм трактор арбалары тутырып бодаен, арпасын, малга фуражын, печәнен төяп килгән. Мондый сәүдә рәтләрен халык, иртә килсәң – уңасың дигән әйтемне күз уңында тотып, чиратка тезелеп, машиналарны уратып ук алды. Шунысы куанычлы, сайлап алу мөмкинлеге дә, сыйфатлы продукция дә җитәрлек иде.

Район хакимияте башлыгы урынбасары Гемир Нуртдинов җаваплы комиссия әгъзалары белән берлектә сәүдә рәтләрен карап чыкты. Алар тәкъдим ителгән продукциянең төрлелеге һәм аларга бәяләр белән таныштылар. Сәүдәнең яхшы оештырылуына уңай бәя бирелде. Бәйрәм тантанасын район мәдәният йортының иҗат коллективлары, үзешчән артистлар ялкынлы концерт программасы белән дәвам итте. Халыкны район хакимияте башлыгы урынбасары Гемир Нуртдинов сәламләде.

– Кыш кар-буранлы килде, районның торак-коммуналь хуҗалыгына зур күләмле эш йөкләтелде. Авырлыкларга карамастан, һәр җаваплы оешма, предприятие хезмәтчәннәре үз иңнәренә төшкән бурычны намус белән башкарды. Кышны яхшы итеп озатабыз. Алда әле тагын бик күп эшләр тора. Авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләренә, хезмәткәр-ләренә, район халкына үз куллары, үз көчләре белән район авыл хуҗалыгы үсешенә ярдәм итәргә тырышулары өчен рәхмәт белдерәм. Киләчәктә илебез тыныч булуын, махсус хәрби операциядә катнашучыларның исән-имин туган якларына әйләнеп кайтуын телим, – диде Гемир Хаҗетдин улы.

Иҗади мәйданчыкта безнең яраткан артистларыбыз чыгыш ясады. Үзешчән сәнгать коллективлары да үзләренең дәртле җырлары белән район халкының кәефен күтәрде. Мәйдан уртасында хезмәт ияләре, бала-чага төрле спорт уеннарында көч сынашты.

Автор:Гульназ Хузина
Читайте нас