Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
27 март , 15:55

Язгы чәчүгә техникаң әзерме?

Район хуҗалыкларында теркәлгән авыл хуҗалыгы техникасының техник яктан төзеклеген тикшерү, ягъни гостехнадзор инспекциясе тарафыннан тикшерү башланды.

Язгы чәчүгә техникаң әзерме?
Язгы чәчүгә техникаң әзерме?

Гостехнадзор инспекциясе тарафыннан расланган графикка ярашлы рәвештә, авыл хуҗалыгы өлкәсендә үзйөрешле машиналарны һәм аларга тагылма прицепларны техник карау башланды. Ел саен язгы кыр эшләре башланыр алдыннан үзйөрешле машина һәм прицеплар техник тикшерү узарга тиеш.
Агымдагы елда район буенча кыр эшләрендә барлыгы 198 трактор, 50дән артык прицеп һәм башка үзйөрешле техника катнашачак.
Техник тикшерү үткәргәндә хәвефсезлек таләпләренә, руль идарәсе төзеклегенә, яктылык сигнализациясенә, тормоз системасының төзеклегенә, шулай ук үзйөрешле машиналар белән идарә итү хокукына категориянең туры килүенә аерым игътибар бирелә. Техник карау барышында шулай ук үзйөрешле машиналар һәм аларга прицеплар чыгаруда һәм хәвефсез эксплуатацияләүдә төп таләпләр, шулай ук идарә итү кагыйдәләре аңлатылды.
Башкортстан Республикасы Борай районы муниципаль районы буенча гостехнадзорның баш дәүләт инженер-инспекциясе консультанты Ридаль Солтанов һәр хуҗалыкта бу эшләрне җитди башкара. Рәсемдә “Гайфутдинова” крестьян-фермер хуҗалыгынының техникасын тикшерү вакыты.

Автор:Гульназ Хузина
Читайте нас: