Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
27 март , 15:50

Туган җирнең кадерен белүче

Мулла авылындагы “Салават” хуҗалыгында уңганнар бик күп. Шушы авылның суын эчеп үскән Илдар Мостафин да нәкъ шундый уңган эшчеләрнең берсе.

Туган җирнең кадерен белүче
Туган җирнең кадерен белүче

Алдынгы колхозчылар гаиләсендә туган Илдар киләчәктә үзенекен генә түгел, ил табынын баетучы булу һөнәрен сайлый. Әнисе Мәсүдә апа шушы хуҗалыкта алдынгы савучы, ә әтисе Рәхимҗан абый терлекче була. Шуңа да Илдар бәләкәйдән колхоз эшенең асылына төшенеп үсә. Мәктәптә укыган вакытында әти-әнисенә ияреп, фермага төрле эшкә йөри.
Мулла авылында белем алып, Бөредә водитель, механизатор таныклыкларына ия булгач, кайтып колхозга эшкә керә. Урып-җыю кампаниясе чорында аңа комбайнчы булып эшләргә туры килә. Армия сафына киткәнче ул шушы хуҗалыкта эшли.
Илдарны унсигез яше тулу белән армия сафына алалар. Хәрби бурычын да водитель булып үткәрә. Армиядә дә яраткан һөнәре буенча хезмәт иткәч, ике ел үткәнен сизми дә кала ул. Хәрби хезмәттән тормыш мәктәбен үтеп, типсә тимер өзәрдәй егет булып туган авылына кайтып төшә һәм, икенче көнне үк, сөт ташу машинасына утыра.
– Колхозның гөрләп торган чагы, бөтен халык иртә белән кем фермага, кем техника паркына агыла. Әй, күңелле дә иде шул чаклар. Минем дә яшь чак, җиң сызганып эшкә тотындым. Иртә белән фермадан савылган сөтне тутырып районга ашыга идем. Кичен тагын шул хәл. Маллар күп иде, савым да бик төшемле иде. Минем эш иртә-кичле генә булгач, көндезен урып-җыю, чәчү вакытларында самосвал машинасына утырып та эшли идем. Рәхәт иде ул чаклар. Хәзер инде сагынып сөйләргә генә калды, – дип яшьлек елларын исенә төшерде Илдар.
Дәртле, шук егет бер генә минут та тик тормый. Туйларда шаһит та була. Ул чорда бит шаһит тик кенә тормый, бөтен мәҗлесне аткарып чыга. Хәзерге тамадалар кебек. Туйлар да ике көн буена бара. Еш кына ике яктан килгән шаһитләр бер-берсенә күз атып, өйләнешеп тә куйган очраклар була. Илдар белән дә шундый хәл була. Дус егетенең туенда килен ягыннан килгән шаһит кыз белән чәчләрен-чәчкә бәйли. Шады авылы кызы Рәмзия белән матур гаилә коралар. Ул вакытта Рәмзия Бөредә коммуналь хуҗалыкта бухгалтер булып эшләгән була. Гаиләле булгач, Илдарга да тормыш иптәше янына эшкә күчәргә туры килә. Ул коммуналь хуҗалыкта слесарь булып эшли. Утыз елга якын Бөредә эшләп яши гаилә. Әмма 2017 елда, Илдарның әнисе авырып киткәч, алар кире Мулла авылына кайтырга мәҗбүр булалар. Олыгайган әниләре янында гомерләрен дәвам итәләр. Илдар яшьлек елларын исенә алып “Салават” хуҗалыгына юл тота. Хуҗалык директоры Ринат Раянов: “Электән шушы хуҗалыкта сыналган кеше бит син,” – дип аны биш куллап эшкә ала.
– Илдар – кышларын тегер-мәнче, ә яздан көзгә кадәр ындыр табагы эшчесе. Кайсы гына эшкә тотынса да, ул барысын да җиренә җиткереп башкара, хезмәттәшләренә игътибарлы, ихтирамлы, ярдәмчел, – ди аның турында ындыр табагының келәт мөдире Илүсә Гыйльманшина.

Автор:Гульназ Хузина
Читайте нас: