Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
27 март , 15:45

Эшләсәң генә ашлы буласың

Фермер хуҗалыгы – ул бетмәс-төкәнмәс мәшәкатьләр һәм зур хезмәт. “Бездә яллар юк, чөнки маллар эш көннәрендә генә түгел, ә көн саен ашарга тели, – дип елмаеп сүзен башлады Ялдәк авылындагы “Зарипов” крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы Рәмил

Эшләсәң генә ашлы буласың
Эшләсәң генә ашлы буласың

– Маллар салкыннарны әйбәт кичерде, югалтулар булмады, сыерларның барысы да бозаулап бетте диярлек. Без күпчелек ит җитештерү өчен токымлы маллар асрауга күчтек. Чөнки үзебезнең ике цех бар. Анда ярымфабрикатлар җитештерәбез. Продукциянең күбесе иттән эшләнә. Сыйфатлы иттән генә эшләнгән продукция үз клиентларын таба. Шуңа да без үзебез үстергән малларны гына ит җитештерүгә кулланабыз. Фермер хуҗалыгы тоту елдан-ел авырайса да, акрынга тырышырга инде. Дөресен генә әйткәндә без шушы җиргә береккән, аннан көч алып яшәүче кешеләр”.
Әйе, чыннан да, “Зарипов” хуҗалыгы берничә дистә ел инде үз эшен алып бара. Иң беренче булып бу хуҗалыкка Рәмилнең әтисе Әхләф нигез сала. Менә инде берничә ел бу хуҗалыкны Рәмил җитәкли. “Яшь кеше, яшь кеше инде. Ул башкача, заманча уйлап эш итә. Куәтле техника, агрегатлар ала, чөнки хәзерге заманда терлекчелектә кул көче белән эшләү бик авыр”, – ди әти кеше улы белән горурланып.
Зариповлар гаиләсе электән үк шәхси хуҗалыкларында күпләп мал асрап яшәгәннәр. Шуңа күрә Рәмил маллар белән эш итәргә белә. “Терлекчелек минем яраткан шөгылем”, – ди. Без сүз арасында хуҗалык башлыгының үз эшен билгеле бер тәртипкә салганын, зоотехника фәне кагыйдәләрен дә үтәргә тырышуын ачык тойдык. Бүгенге көндә биредә 120 баш ит җитештерү өчен маллар асрала. Алар терлекче Илгиз Хәйруллин һәм Кирилл Чекуров карамагында. Терлекчеләр ел әйләнәсенә шушы маллар янында. Кирилл әлеге хуҗалыкка былтыр гына килгән иде. Терлекче эшенең ни икәнен дә белмәгән егет. Быел исә эш тәртибенә өйрәнгән хуҗалыкның ышанычлы терлекчесе.
– Бозауларны тиешле авырлыкка җиткергәнче ел ярым үтә. Ит конвейеры өзелмәсен өчен абзарда төрле яшьтәге терлекләр бар. Тиешле авырлыкка җиткерү өчен мал азыгының сыйфатлы, витаминнарга бай булуы кирәк. Бигрәк тә яз айларында. Салам, печән яки фураж салып кына маллардан артым алып булмый. Шуның өчен азык тураучы агрегатта салам янына түп, патока сибелгән катнашманы бутап малларга салганда өстенә фураж сибеп бирәбез. Менә шулай итсәң генә әйбәт артым алырга мөмкин, – дип терлекләрдән артым алу киңәше белән уртаклашты Рәмил Зарипов.

Автор:Гульназ Хузина
Читайте нас: