Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
25 март , 11:30

Техника сафта, ашлама кайтарыла

Йомакай авылындагы Габдуллиннар-ның крестьян-фермер хуҗалыклары сөт җитештерүдә уңышлы эшләп килә. Сөт җитештерү буенча күрсәткечләрне югарыга күтәрү өчен бүгенге көндә терлекчеләрнең бар көче шуңа юнәлтелгән. Бигрәк тә сыерлар бозаулаган әлеге чорда. Терлекчелек тармагы акрынга кышлату чорыннан чыга, терлекчеләр дә бераз иркен сулый башлый, әмма ләкин хуҗалык җитәкчеләре һәм механизаторлар өчен иң җаваплы чор җитә: чәчү.

Техника сафта, ашлама кайтарыла
Техника сафта, ашлама кайтарыла

Әйе, хуҗалыкларның күбесе орлыкларны алдан хәстәрләп, келәтләргә урнаштырып куйган. Тик үсемлекчелек тармагында орлык чәчеп кенә мул уңыш алуга ирешеп булмый. Карлар эреп, җир өсте ачылуга уҗымнар да баш калкыта. Аларны вакытында ашлап тормасаң, уңышсыз калуың да бик мөмкин. Шундый хәлгә тарымас өчен аграрийлар ашлама кайтартуны алдан хәстәрлиләр. “Габдуллин” крестьян-фермер хуҗалыгына да 15 тонна ашлама кайтарылган.
– Безнең хуҗалыкта бүгенге көндә 160 баш мал асрала. Шуларның 60ы савым сыеры. Әлеге вакытта сыерларның күбесе бозаулый. Шуңа сөт акрынга гына артып килә. Терлекчеләребез Рәис һәм Наил Габдуллинар фермадагы эшләрне башкарып баралар. Терлекчелекне басучылыктан башка алып барып булмый. Хуҗалыкта техника да яңа. Көздән 200 гектар мәйданда арыш чәчеп калдырдык. Аның чыгышын, торышын, “Россельхозүзәк” белгечләре тикшереп тора. Басулар кардан арынып, анда техника үтә алу белән ашлама кертә башлаячакбыз. Механизатор Альмир Хәмәтов та чәчүгә чыгарга техникасын әзерлек сызыгына куйды. Орлык җитәрлек, тик аны алыштырып тормасаң, уңыштан колак кагуың бар. Шуңа күрә быел элиталы бодай орлыгы кайтканын көтәбез. Шулай ук печәнлек җирләрен дә яңартырга дигән планда торабыз, – диде фермер Булат Габдуллин.
Әйе, Булат берничә ел гына фермер булып эшен башлаган егет булса да, хуҗалык эшенең барлык нечкәлекләренә төшенеп өлгергән. Заманча техника алу, җирне дөрес эшкәртү өчен бар көчен сала ул. Булсын дип тырышып эшли.

Автор:Гульназ Хузина
Читайте нас: