Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
15 март , 12:25

Җир кадерен белүче Илнар

“Билалов” крестьян-фермер хуҗалыгы районда уңышлы үсеш алучы хуҗалыкларның берсе.

Җир кадерен белүче Илнар
Җир кадерен белүче Илнар

Вил Билалов үзенең фермер хуҗалыгына дистә елга якын элек Яңа Бикмәт авылында нигез сала. Хуҗалык ике юнәлештә эшли: терлекчелек һәм үсемлекчелек. Узган ел хуҗалык җитәкчесе грант отып, токымлы маллар кайтарта. Бүгенге көндә нәкъ шушы малларның баш санын арттыру өчен эшли ул.
Хуҗалыкта 54 баш мөгезле эре терлек бар, шуларның 27се – савым сыеры, 27 бозау асрала. Ике көнгә бер Калтасы сөт заводына үзләрендә җитештерелгән продукцияне тапшырып торалар.
Механизатор Илнар Галин үз эшен намус белән башкара. Иртә яздан чәчү эшләрен, аннан чәчүлекләрне химик утау, мал азыгы хәзерләү кампаниясендә, аннары келәттә ашлык төяү белән шөгыльләнә. Өстәвенә ул хуҗалыкта терлекче дә.
Илнар Яңа Бикмәт авылында туып-үсеп, 154 санлы һөнәрчелек училищесында укып, тракторчы таныклыгы ала. Шуннан башлап аның кулыннан трактор мае бетми. Хезмәт юлын Вострецов исемендәге колхозда башлап җибәрә. Ике дистә елга якын туган җиренә тугры ул. Әлеге вакытта хуҗалыкның техника паркында чүкеч тавышлары да ишетелә башлаган. Илнар язгы чәчүгә тырма ремонтын башкара.

Автор:Гульназ Хузина
Читайте нас: