Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
15 март , 12:30

Фермер булу – җиңел хезмәт түгел

Авыл малае Илнур Фәхретдинов үзенең хужалыгының эшен моннан берничә ел элек башлаган.

Фермер булу – җиңел  хезмәт түгел
Фермер булу – җиңел хезмәт түгел

Йортында терлек асрап, аларның продукциясен сатып, башта үзенә трактор алган. Шуның белән шәхси хуҗалыкларның җирләрен эшкәртергә сабан алган. Акрынлап акча җыеп, тормыш иптәше Айсылу белән ферма бинасы сатып алып, крестьян-фермер хуҗалыгы булдырганнар. Менә икенче ел инде хуҗалыкны иңгә-иң куеп алып баралар. Айсылу, хуҗалык җитәкчесе буларак, документ эшләрен тәртиптә тота, ә Илнур инде хуҗалыкның бөтен тармагындагы эшләрне җигелеп тартучы.
– Илнур булмаса мин берүзем берни дә эшли алмыйм. Аның уңганлыгы, тәвәкәллеге аркасында фермер хуҗалыгы ачарга булдык. Башта куркытса да, бу эшне башкара алырбызмы дигән сораулар бик борчыса да, мин тормыш иптәшемә ышанып, аның киңәшләре белән эшли башладым. Бүгенге көндә аңа рәхмәтем зур. Ул шул вакытта миңа терәк булып, ярдәм итмәсә, бу кадәр авырлыкларны берүзем ерып чыга алмас идем, – ди Айсылу.
Әйе, Илнурның җитешмәгән җире юк. Тракторны да йөртә, мал да карый, хуҗалыктагы вак-төяк эшләрне дә башкара, мал азыгы хәзерләү дә аның җилкәсендә. Язын басуда игенчелек тармагын сөйрәсә, кышын инде фермада ул. Фәхретдиновларның абзарларында 80 баш терлек асрала. Шулай ук Илнур үзе сарыкчылык тармагын үстерүдә дә зур өлеш керткән кеше. Аның хуҗалыгында 50 баш романов токымлы сарыклар асрала. Узган ел грант акчасына кайтартылган симменталь токымлы башмаклар бозаулый башлаган. Хуҗалыкта эш беркайчан да бетеп һәм туктап тормый. Шуңа анда бөтен гаилә әгъзалары үз өлешен кертә. Айсылу белән Илнурның уллары да, кызлары да хуҗалыкта зур терәк. Нинди генә эш кушсаң да, бер дә икеләнеп тормыйча, сәнәк тотып абзарга юлланалар. Шулай ук терлекче Флорит Хәсәнов та Фәхретдиновларның төп ярдәмчесе. Төннәрен маллар аның карамагында. Малларны көр итеп үстерү өчен, әлбәттә, сыйфатлы ризык кирәк. Ә Фәхретдиновларның хуҗалык-ларында бу тема көнүзәк мәсьәләдә. Алар бер еллык кына түгел, ә ике елга җитәрлек итеп фураж, печән туплаганнар. Әлеге вакытта бозаулаган сыерларга силос та бирә башлаганнар. Шунлыктан, сыерларның сөт сыйфаты да яхшыра төшкән. Техника һәм агрегатлар ремонтына килгәндә Илнур аларны көздән үк әзерләп куйган.
– Безнең язгы кыр эшләренә бөтен әйберебез дә әзер. Техника да, орлык та. Тик язлар җылы килсен генә дип көтәбез, – диде Илнур маңгай тирен сөртеп. Менә шулай акрын гына алга атлый фермер хуҗалыгы. Эшләнәсе эшләре дә, киләчәккә планнары да аларның күп әле.

Автор:Гульназ Хузина
Читайте нас: