Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
7 март , 12:55

Кыш уртасында гүзәл чәчәкләре белән сокландыручылар

Гөлназ һәм Чыңгыз Әхмәдуллиннарның лаләләре башкаларга да сөенеч бүләк итә

Кыш уртасында гүзәл чәчәкләре белән сокландыручылар
Кыш уртасында гүзәл чәчәкләре белән сокландыручылар

Кодаш авылы халкы элек-электән кәбестә, яшелчә үстерүләре белән данлыклы. Фермерлар гаиләсендә туып-үскән Чыңгыз да әти-әнисеннән аллы-гөлле петуния чәчәкләре үстерү серләрен өйрәнеп, менә алты ел инде районда гына түгел, ә тирә-як районнарда да һәвәскәр чәчкәче булып танылды. Терлек асраучы, икмәк пешерүчеләр турында еш ишетәбез, ә менә үз тырышлыклары белән чәчәк үсентеләре үстерүчеләрне сирәк очрыйсың. Бу эштән табыш алучылар турында да сирәк ишетелә.
Бүгенге көндә Чыңгыз, тормыш иптәше Гөлназ белән матурлык тудыру эшендә уңышларга ирешәләр. Ә быел инде яшьләр беренче тапкыр лаләләр үстергәннәр.
– Моңарчы берничә дистә мең петуния гына үстерә идек, яңалыкка омтыласы килә. Яңа төр чәчәкләр үстереп, район халкын хезмәтләндерәсе килә. Шуңа да инде менә быел Голландиядән лалә суганнары кайтарттык. Бүген исә теплица эчендә төрле төстәге лаләләрне күрү үзе бәхет. Бик четерекле чәчәк булса да, акрынга җаен таптык. Белүебезчә, лалә яз чәчәге бит инде. Аның таҗлары да хатын-кыз кебек назлы. Бу төр чәчәкне үстерү өчен иң мөһиме күңел җылыңны, назыңны бирә белергә кирәк, – ди Гөлназ елмаеп.
– Лалә суганнарын каян аласыз?
– Голландиядән заказ белән кайтартабыз. Күпләп сатып алабыз. Җиргә орлыгын гына төртеп утырттың түгел. Эше күп. Суган чистарткан кебек, лалә орлыгын да чистартасың.
– Чәчәкләрнең нинди төстәгеләрен үстерәсез?
– Ачык кызыл, сары, куе кызыл...
– Лалә һәм башка чәчәкләрне сату эше ничек бара?
– Нигездә, интернет һәм танышлар аша. Район үзәгеннән килеп алучылар да бик күп. Алдан заказ да биреп куйдылар. Тирә-як шәһәр һәм районнардан да сораучылар бик күп. Аллаһка шөкер, эшебезне сыйфатлы башкарырга тырышабыз. Кешегә начар чәчәк сатмыйбыз.
Әйе, чәчәкләрне бөтен кеше дә үстерә алмый шул. Бу эш белән шөгыльләнү өчен нык тырышлык кирәк.
Бүген Әхмәдуллиннар лаләләрне кисеп, сатуга әзерләү белән мәшгульләр. Лаләләрдән соң инде петуния чәчәкләре үсентеләре өстенлек итәчәк. Болардан тыш тагын берничә төрле берьеллык бакча чәчәкләре үсентеләре дә теплица түрендә үз урыннарын алган.

 

Автор:Гульназ Хузина
Читайте нас: