Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
7 март , 12:45

Хезмәтенең җимеше сабырлыгыннан

Туган җирем дип янып яшәүчеләр булганда авыл сүнми. Авыл ни өчен бетә? Иң беренче чиратта эш урыны булмаудан. Кузбай авылында яшәүче Луиза һәм Рәдиф Фәйзрахмановлар да авылны бетермәс өчен крестьян-фермер хуҗалыгы ачалар.

Хезмәтенең җимеше сабырлыгыннан
Хезмәтенең җимеше сабырлыгыннан

Унбиш ел буена фермерлык эшен алып бара алар. Җир эшенә малчылык та килеп кушылган. Шулай да: “Дөресен әйткәндә, мин хәзерге шартларда ул эшне башламас идем. Хәзер тотынырга куркыныч”, – ди тәҗрибәле фермер.
Җир эшенә керешкәнче, Луиза апа Николо-Березовка авылында хәзерләү конторасында бухгалтер булып эшләгән. Шуннан 1990 елда шәхси эшкуар булып, туган авылында таш кибетне сатып алып, ремонтлап, көндәлек кирәк-ярак товарлары белән сату итә башлаганнар. Авылларга йөреп сату белән эшләрен алып баралар. Эш җайга салынып киткәч, Алтаю авылында да кибет ачалар. Аннан Луиза апаның төп йортында Рәдиф абый үгезләр үстерү белән шөгыльләнә башлый. Үгезләрнең баш саны 18гә җитә. Маллар бәләкәй генә абзарга сыймый башлыйлар, шуннан инде колхозның ташландык фермасын сатып алып, үзләренең җыелган акчасына ремонт эшләп, малларны шунда күчерәләр. Менә шулай үзеннән-үзе крестьян-фермер эшчәнлеген башлап җибәрәләр. Теге үгезләрне сатып, акчасына Благовар районыннан тана бозаулар кайтарып бастыралар. Терлекчелек тармагы белән янәш кошчылыкны үрчетергә уйлап, районнан субсидия алалар. Эшне башлап җибәргәндә Фәйзрахмановлар үзләрен төрле тармакта сынап карарга өлгерә.
– Таналар акрынлап бозаулый башлагач, терлекчелек юнәлеше буенча эшебезне дәвам иттек. “Гаилә фермасы” программасына кереп, 3 млн. сум акча алдык. Шул акчага абзарларны ремонтладык, савым линиясе куйдырдык, сөткә суыткыч алдык, яңадан 30 баш тана һәм МТЗ-320 тракторы алдык. Менә шулай акрынлап эшебез җайга салынды. Бүгенге көндә голштин токымлы маллар үрчетәбез, сөт җитештерүдә эшлибез. 700 гектар мәйданда җиребез бар, шуның 450 гектары чәчүлек. Тормыш иптәшем белән бергә кулга-кул тотынып эшлибез, – ди Луиза Рафаэль кызы.
Луиза апа балачагыннан әнисе Тәслимәгә ияреп сыер саварга йөргәннәрен бүгенгедәй хәтерли: “Ул чорда әниләр җәяү йөреп, 50 килограммлы капчыклы фуражны кулбашларына салып ташый иделәр. Ә кул белән сыер савулары әлегедәй күз алдымда. Әтием дә колхозда төрле эштә хаклы ялга чыкканчы эшләде. Беркайчан да тормыштан, эшләреннән зарланмадылар. Аларның тырышлыгын күреп үстем. Бер эштән дә чирканып торганым булмады. Тырыштым. Максатыма ирештем”.
Мәктәп еллары аның Кузбай авылында уза. Аннары инде Казан шәһәрендәге кооператив техникумга укырга керә. Өч ел укып, бухгалтер һөнәренә ия булып, Калтасы райпосында хезмәт юлын башлый. Шушында булачак тормыш иптәше Көчекбай (Көчекбай дип Абдулланы йөртәләр) авылы егете Рәдиф белән танышып, 1983 елда никахлашалар. Фәйзрахмановлар гаиләсе Нефекама шәһәренә китеп урнашып, хезмәт юлларын дәвам итәләр. Ял көннәрендә тирә-як авылларга йөреп сату белән дә шөгыльләнәләр. Бер-бер артлы ике балалары дөньяга аваз сала. Балаларын да үзләре кебек кешелекле, эшсөяр итеп тәрбияләп үстерәләр. Кызлары Лилия бүгенге көндә Русия Федераль салым хезмәтенең БР буенча идарәсенең 1 нче номерлы камераль контроль начальнигы урынбасары, ә уллары Илдар теш табибы булып эшлиләр. Луиза апа белән Рәдиф абый көнозыны авыл хуҗалыгы тармагында эшләп арып кайтсалар да, ялга кайткан оныклары янында бөтен аруларын онытып, алар белән ял итәләр. Авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүдәге югары күрсәткечләре өчен грамоталарга ия була фермер Луиза.
Бөтен кеше иртәнге йокысын тәмләп йоклаганда, ул Рәдиф абый белән фермага эшкә китә. Көн дә иртәдән кичкә кадәр фермадан кайтып та кермиләр. Ә язын, җәен, көзен басудагы эшләр дә өстәлә бит әле аларга. Бу кадәргә нык чыдам һәм сабыр булырга кирәк. Бу сыйфатларның һәммәсе дә Луиза апада бар. Ул бер генә минутын да заяга уздырмый. Кичләрен Луиза апа кул эшләре белән дә мавыга. Төрле бизәкләр ясап оекбашлар, биялиләр, тәпечкиләр бәйли. Тәрәз төбендә аллы-гөлле чәчәкләргә күмелеп утырган гөлләре дә аның тырышлыгының нәтиҗәсе.

Автор:Гульназ Хузина
Читайте нас: