Үз эшен белгән тәҗрибәле мал табибының эше белән ул хезмәтләндергән авылларның халкы канәгать. Винер – эшендә яхшы оештыручы, алдына куелган эшләрен вакытында үти. Тумышы белән Карабай авылыннан булган Винер үзенең хезмәт эшчәнлеген 1997 елда элеккеге “Правда” колхозында башлый. Армия сафында булып кайткач, Шафран ветеринар фельдшерлар әзерли торган училищеда укый. Ветеринария фельдшеры белеме алгач, Каенлык ветеринария участогына ветеринария фельдшеры вазыйфасына кабул ителә, ә 2000 елның декабрендә шул ук ветеринария участогы мөдире итеп күчерелә. Тормыш иптәше Гөлчәчәк – аның тормышында гына түгел, ә эш урынында да олы терәге. Гөлчәчәк Рәлиф кызы Яңавыл шәһәрендәге 101 нче санлы һөнәри училищесында ветеринария белгечлеге буенча ветеринария фельдшеры белемен ала. Аннары Каенлык ветеринария участогында ветеринария фельдшеры вазыйфасында эшли башлый. Аның да хезмәт юлы 10 елдан артып киткән.
Насибуллиннар тикшерелә торган хуҗалыкларда тотрыклы ветеринария иминлеге. Алар үз эшләренә намус белән карый, үзләренә йөкләнгән бурычларны югары профессиональ дәрәҗәдә үти һәм зур җаваплылык хисе белән хайваннарга ярдәм итәләр. Винер Финнур улы терлекчелекнең эпизоотик һәм ветеринария-санитар халәтен өйрәнә, аеруча куркыныч йогышлы авырулар учагын бетерү буенча диагностик тикшеренүләр, вакцинация һәм кисәтү чаралары үткәрә, авыру хайваннарны амбулатор һәм стационарда дәвалый. Терлекләрне чалу алдыннан тикшерү, сугым продуктларына ветеринария-санитар экспертиза оештыра һәм үткәрә, ветеринария белешмәләре бирә. Хайваннарның үлү сәбәпләре турында нәтиҗә ясый һәм аны туктату буенча да чаралар күрә. Лаборатория тикшеренүләре нәтиҗәләре буенча кирәкле дәвалау-профилактика чаралары үткәрә һ. б. Кыскасы, яшь чакларында сайлаган һөнәрләренә тугры калып, эшләрен намус белән дәвам итәләр алар.
Насибуллиннар гаиләсе спорт белән дә бик яратып шөгыльләнә. Әле күптән түгел Русиядә – “Гаилә елы” уңаеннан, Илеш районы Югары Яркәй авылында ветеринария хезмәткәрләре арасында “Әти, әни һәм мин – спорт сөюче гаилә” республика конкурсында уллары Тимур белән катнашалар.