Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
27 февраль , 16:00

Тырышкан таба

Терлекчелек – авыл кешесе өчен төп табыш чыганагы икәнлеген яхшы аңлап эшлиләр Борай авылында яшәүче Рүзилә һәм Рифат Ситдыйковлар. Шулай булмый ни, алар бит икесе дә авылда, бәләкәйдән әти-әниләре янында мал карарга өйрәнеп, алар белән фермага эшкә йөреп, хезмәт тәрбиясе алып үскән кешеләр.

Тырышкан таба
Тырышкан таба

Әрнәш авылында колхозчы гаиләсендә туып-үскән Рифат абый Николаевка сигезьеллык мәктәбендә белем ала. Мәктәптә укыган вакытында ук әнисе Маһира әбигә ияреп амбарга эшкә йөри. Берничә ел рәттән урып-җыю кампаниясе вакытында амбарда моторчы булып эшли. Унсигез яше тулу белән армия сафына алына. Ике ел хәрби бурычын үтәп, туган авылына кайта. Нефтекама шәһәренә барып, һөнәрчелек училищесында, техникумда эретеп-ябыштыручы, тракторчы таныклыкларына ия була. Шушы көннәрдән аның хезмәт юлы башланып китә дә инде. Элеккеге Мичурин исемендәге колхозда төрле маркалы тракторларда җир эшкәртүдә, чәчүдә, аннары дистә еллар буена комбайнда тырыш хезмәтен сала. Тормыш иптәше Рүзилә белән дүрт балага гомер бүләк итәләр. Шәхси хуҗалыкларында күпләп мөгезле эре терлек асрыйлар.
Менә шулай матур, түгәрәк тормышта яшәп ятканда авылда мәктәп бетә, аннары колхоз да тарала, эш урыннары да бетә. Балаларны да күрше авылга мәктәпкә йөртүе уңайсызлык тудыргач, Рифат ике дә уйлап тормый, район үзәгенә күчеп килә. Борайда бик матур йорт салып чыгалар. Авылдагы йортны да ташламыйлар. Абзар төзеп, мал башын арттыру планы куялар. Һәм менә 2019 елдан башлап герефорд токымлы мал үрчетүдә уңышлы эш алып баралар.
Малы барның – ашы бар, дип юкка гына әйтмәгән халык. Ситдыйковлар бүгенге көндә балалары ярдәме белән 20 баштан артык сыер асрыйлар, сыйфатлы ит җитештерүдә дә көч салалар. Аларның хәтта ит сатып алу өчен үз клиентлары бар. Тирә-як шәһәрләрдән ит алу өчен чират торалар.
Әлеге вакытта “Ситдыйков” шәхси предприятиесендә кышлату чоры бара. 150 гектар мәйданда җирләре бар. Анда арпа, бодай, арыш, күпьеллык үләннәр үстерәләр.
Хуҗалыкның техник базасы да бик бай. Һәр чор өчен кирәкле тагылма агрегатлар һәрчак сафта. Тегермәне дә үзенеке. Көн дә иртә белән Рифат абый Борайдан Әрнәш авылына маллары янына юл тота. Җәй җитсә, бөтенләй генә кайтып та тормый аннан.
– Җәен малларны җәйләүгә күчерәбез. Анда җитәрлек мәйданда уратып алынган электр көтүчесе бар. Өч яклап Варҗи елгасы ага. Яшел, сусыл үлән ашагач, маллар көр була. Бар уңайлыклар да бар. Иске автобустан күчмә җәйге ашханә дә эшләп куйдым. Шуны китереп куям да, үзем әкрен генә ашарга пешереп, малкайларым янында ятам. Мал азыгын артыгы белән хәзерлим. Ел-елга охшамый, шуңа запас булу кышкы чорны яхшы үткәрергә ышаныч булып тора, – ди Рифат ага елмаеп.
Әйе, мал асрау, аларга тиешле уңайлыклар булдыру бик авыр. Шулай булса да, Рифат ага эштән курка торган кеше түгел. Мал асраудан тыш районда данлыклы коечы да ул. Ничәмә-ничә кешене коелы итеп, су чыганагы булдырган кеше. Хәтта, аның “Коечы Рифат” дигән кушаматы да бар.

 

Автор:Гульназ Хузина
Читайте нас: