Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
27 февраль , 15:55

Лилиянең лаләләре чәчәк ата

Март җиттеме, Борай авылында гомер итүче Лилия һәм Рөстәм Мөгаллимовларның “Алмагач” җиләк-җимеш бакчасындагы подвал бүлмәләре лалә чәчәкләренә күмелә. Әйе, бу бит бер могҗиза. Тышта кар, салкыннар, ә теплицадагы түтәлләр сары, кызыл, ал, ак, шәмәхә һәм тагын әллә нинди төсләрдәге лаләләр белән бизәлгән. Әйтерсең лә төрле төсләрдәге диңгез дулкыны. Мөгаллимовларның хуҗалыгы кышын да шау чәчәккә күмелгәнен ишетеп белә идем, бу юлы үз күзем белән күрү бәхетенә ирештем.

Лилиянең лаләләре чәчәк ата
Лилиянең лаләләре чәчәк ата

Бишенче ел рәттән алар күпләп лалә үстерү белән мәшгуль. Яңа ел алдыннан утырталар, язга инде чәчәкләр сатуга әзер була.
– Бу эшкә эксперимент эшләп карау нияте белән тотындык, – ди Лилия. – Лаләләр бакчада ата башлаганчы ук алдан, кышын урамда кар яткан чакта чәчәккә төренүләрен күрәсем килде. Ә нишләп үстермәскә әле, дидем. Иремә бу хакта әйткәч, ул фикеремне күтәреп алды. Кызыксынып тотынган эшебез уңышлы башланып китте.
Март башында Мөгаллим-мовларда кызу урак өсте. Чөнки бер-бер артлы узган бәйрәмнәргә лалә бәйләмнәрен сорап килүчеләр күп була. Узган ел 10 мең төп лаләләр үстерсәләр, быел инде 12 мең төпкә җиткергәннәр.
– Елдан-ел лаләрнең суганын күбрәк утыртабыз. Эшкә ирем, кызларым белән керештек. Суганнар бик матур булып шытты. Лаләләр шау чәчәктә утыргач, күңел тагын да үсте. Бу эш минеке дип уйладым, – ди Лилия.
Аның әйтүенчә, чәчәкләр үстергәндә бинада температура, дымлылык, җилләтү, яктылыкны гел контрольдә тоту мөһим. Берсенең режимы бозылса да, зыян килүе бар. Бөтенесе дә таләп ителгәнчә үтәлгәндә, көткән нәтиҗәгә ирешеп була. Мөгаллимовлар бу эшне тагын да киңәйтергә уйлый. Насыйп булса, киләсе елда зур теплицаларында уңайлыклар тудырып, җиһазлар белән тәэмин итеп, тагын да күбрәк чәчәк утыртырга уйлыйлар. Озакка сузмыйча, шушы эшләрне башкарырга план коралар.
Алай гына да түгел, Мөгаллимовлар әлеге вакытта орлыктан чыккан алмагач, груша агачы үсентеләренә сортлы ботак ялгап, көзгә утырту өчен берьеллык агач әзерләү өстендә дә эш алып баралар. Әлегә төрле 18 сорт алмагач хәзерләнгән, тагын 12 төрлене прививкалыйсылары бар. Шулай ук чәчәк үсентеләре теплицасында да эш гөрләп тора. Җир кардан ачылуга биредә петуния, бархатцы кебек чәчәк үсентеләре әзер була.

Автор:Гульназ Хузина
Читайте нас: