Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
22 февраль , 14:28

Бәхетен хезмәтеннән тапкан

Зоотехник һөнәрен, әлбәттә, тереклек дөньясын яраткан, җаваплылык хисе тойган, бу өлкәдә эшне дөрес итеп оештыра белгән кешеләр генә сайлыйдыр, мөгаен. Бүгенге көндә авыл хуҗалыгы идарәлегендә баш зоотехник вазыйфасын башкаручы Ленар Баһауов нәкъ шундыйларның берсе дә инде.

Бәхетен хезмәтеннән тапкан
Бәхетен хезмәтеннән тапкан

Ленар беренче санлы мәктәпне тәмамлагач, Урал дәүләт авыл хуҗалыгы академиясенең зоотехнигия бүлегенә укырга керә. 2006 елны диплом алгач, Богданович шәһәрендәге ит комбинатының колбаса эшләү цехында мастер булып беренче тормыш тәҗрибәсе ала. Аннан армия сафлары... Армиядән кайткач “Урожай” хуҗалыгында зоотехник булып эшли. Ленар Рәфит улының бик яхшы белгеч икәнен күреп калган җитәкчеләр аны авыл хуҗалыгы идарәлегенә баш зоотехник итеп тәгаенлиләр. Үз вазыйфасына җаваплы карап Ленар район хуҗалыкларында ит һәм сөт җитештерүне арттыруда күп көч сала. Аның өчен бигрәк тә мал азыгы хәзерләгән вакыт аеруча җаваплы чор исәпләнә, чөнки нәкъ шушы вакытта сыйфатлы азык хәзерләп кенә киләчәктә мул продукция җитештереп булуын аңлап эш итә ул. Һәм үзенең киңәшләрен дә хуҗалык җитәкчеләренә җиткереп, аларның күпләп сөт сава алуларын аңлата.

Узган ел күрсәткечләренә күз ташласак та Ленар Баһауовның хезмәт җимеше күренеп тора. Район хуҗалыкларыннан 11700 тонна сөт савып алынган, 1400 тонна ит җитештерелгән. Токымлы маллар үрчетүгә өстенлек бирүдә дә аның инициативасы зур. 2023 елда 276 баш голштин, 50 баш герефорд токымлы маллар кайтарылган. Бу исә районда елдан-ел мал башы саны артуын белдерә.

Тәҗрибәле белгеч һәр хуҗалыкка күпләп сөт саву өчен нинди рационда малларны ашатырга, ә ит җитештерүче хуҗалыкларга нинди азык кирәклеген сөйләп, аңлатып тора. Шулай ук соңгы елларда авыл хуҗалыгы тармагында төрле программалар нигезендә дәүләт ярдәме алучылар саны да артты. Грант алучылар белән дә баш зоотехникка хуҗалыкларга төрле өлкәдән белешеп, бөтен кирәкле документлары булган токымлы маллар кайтарту йөкләтелгән.

Ленар ул бер урында кул кушырып утыра торган кеше түгел. Ул яңалык, эзләнүләр ярата. Шулай ук зоотехния дә замана белән алга атлый, бик күп үзгәрешләр кереп тора, ә ул исә, яхшы белгеч буларак, барысы белән хәбәрдар булып тора. Районда терлекчелек тармагын үстерүгә саллы өлеш кертә. Ленар үзе гади, кешелекле, дөрес, туры сүзле һәм гадел. Менә шундый сыйфатларга ия булган зоотехник узган елда Түбән Новгород шәһәрендә машина белән сыер саву операторларының Бөтенрусия конкурсында судья вазыйфасын да башкарган.

Шулай ук ул районның җәмәгать тормышында актив катнаша. Мәдәни чараларда өздереп биюе белән, оста итеп гармунда, пианинода уйнавы белән дә тамашачыларны таң калдыра. Төрле яктан килгән, булган кеше ул. Спортка да мөккиббән киткән кеше. Спорт төрләреннән җиңел атлетика, чаңгыга өстенлек бирә.

Алай гына да түгел, әтисе Рәфит ага сыман кул эшләренә дә бик оста. Буш вакытында сурәт төшерергә, агачтан сыннар эшләргә ярата. Үз тырышлыгы, осталыгы белән бик матур өй җиткереп чыккан. Балалары өчен дә җан атып торучы, өлгеле әти. Хезмәттәшләре дә аны бик якын итәләр, аның турында тик җылы сүзләр генә сөйлиләр. Коллективта иң оста пылау пешерүче дә икән әле Ленар, өмәләрдә ашарга әзерләүне дә аңа йөклиләр икән. Ул һәрвакыт алга атлаучы, яңалык артыннан омтылучы белгеч.

Автор:Гульназ Хузина
Читайте нас: