Рәфит биредәге хуҗалыкта алтынчы ел эшли.
– Мондый тыныч холыклы маллар күргәнем юк иде. Герефордларны үзем дә бик яратып тәрбиялим. Иртәдән кичкә кадәр яннарында булам. Азык салам, су эчертәм. Агымдагы чор башка еллардан салкыннары, бураннары белән бик җәфаласа да түздек. Малларыбыз исән-имин кышлады. Көннәр салкын торганда алларыннан азыкны өзмәдек. Бүгенге көндә инде сыерлар акрынлап бозаулый. Сыерларны бозаулары белән бергә асрыйбыз. Шунлыктан бозаулар сәламәт булып үсәләр. Киләчәктә дә шулай югалтуларсыз акрынга алга барырбыз, – дип сөйләде терлекче.