Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
7 февраль , 16:16

Эшләрен намус белән башкаралар

Авыл хуҗалыгында эшләүчеләрнең хезмәте һәрвакыт авыр булды. Шуңа күрә алар түземле, үҗәт булулары һәм үз эшләрен яратулары белән аерылып торалар. Таң әтәчләреннән дә иртә торып, кар-буран, җил-яңгыр дими, һәр көн эшкә ашыга алар. Бүген сүз «Колос» фермасында хезмәт куючы сыер савучылар турында булыр

Хәзерге вакытта хуҗалык-ның Борай филиалында 243 баш сыер бар. Көненә 5600 килограмм сөт савылып алына. Дүрт сыер савучылар алмашлап эшлиләр, өчесе  сменада эшләгәндә, берсе ял итә дип аңлаттылар.
Сыер савучыларның эш вакыты иртәнге алтынчы яртыда башлана да иртәнге унга кадәр дәвам итә. Көндезге дүрттән кичке җидегә кадәр ул тагын эш урынында.
Сыер савучы һөнәренең төп үзенчәлекләреннән берсе – терлекләр белән эшләү. Күргәнегез бардыр, эшчеләр сыерларына еш кына «карлыгачым», «сандугачым» дип дәшә. Савыласы сөт күләме дә сыер савучының (хәзер оператор дип атала инде алар) осталыгыннан тора: сыерны тиешенчә карау, җилененә массаж ясау, яхшылап юу, саву аппаратын контрольдә тоту, ветеринария таләпләрен үтәп-күзәтеп тору.
Мин килгәндә күп еллар  биредә хезмәт куючы Люся Фаршатова, Гөлназ Камаева һәм күптән түгел генә эшкә урнашкан Лиана Арзагетдинова сыер торакларында көндәлек эш белән мәшгуль иде.  Оксана Кулигина – ялда. Башта сыерларны утардан кертәләр, аларга су салалар, ашаталар, асларын кыралар, аннары савымга керешәләр. Савылган сөт махсус торбалар буйлап суыткычка үтә.
– Малкайларга исемнәре белән дәшәбез, башларыннан сыйпыйбыз. Алар да яхшы карашны сизә бит. Аппарат ярдәмендә савабыз, ул эшне күпкә җиңеләйтә. Яңа аппарат ничә литр сөт савылганын күрсәтә хәтта. Ике сменада җайлы гына бер дулкында  эшлибез, – диләр сыер савучылар. – Лаеклы хезмәт хакы түләсәләр, нигә эшләмәскә?! Без, авыл хатыннары, авыр эштән курка торганнардан түгел.
Сыер савучыларның эшен бүген заманча җиһазлар шактый җиңеләйтә җиңеләйтүен. Әмма барыбер бу хезмәттә физик көч тә, ныклы сәламәтлек һәм түземлек тә кирәк. Саву аппаратлары кулланылса да, кул хезмәтеннән башка барыбер булмый. Эш урынын, саву механизмнарын чисталыкта тоту да кирәк бит. Һәм, әлбәттә, малларны ярату да.
–  Безнең кызлар – менә дигән хезмәткәрләр. Эшләрен намус белән башкаралар, кушканнарны җиренә җиткереп үтиләр. Бик җаваплы, тырышлар, комплекста иң яхшы эшчеләребез алар, – ди  хуҗалык зоотехнигы Айдар Рәхимов.
Шунысы бәхәссез: савымчылар, хезмәтләре авыр булса да, үз эшләрен яратып башкара. Һәр сыерга игътибарлы булырга кирәк, ди алар, чөнки һәрберсенең үз холкы. Терлекчеләр өйләрендә дә уңган хуҗабикәләр, шәхси хуҗалыкларында да мал-туар асрыйлар.

Автор:Лира Юрасова
Читайте нас: