Авыл хуҗалыгы
26 гыйнвар 2024, 11:33

Җәен дә, кышын да – мөһим эшләрдә ул

Борай филиалы “Колос” хуҗалыгының алдынгы тракторчысы Азат Заһиров белән без тиз генә сөйләшеп, эшләренең хәлләрен белештек. Аның бөтен хезмәт биографиясе тракторда эшләү белән бәйле. Ә бу – утыз сигез ел. Ул үз эшенең чын остасына әверелгән инде.

Лира ЮрасоваЛира Юрасова
Фото:Лира Юрасова

Механизатор елның дүрт фасылында да эш белән мәшгуль. Азат Заһиров тумышы белән Иске Кизгән авылыннан. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, Борайда тракторчы һөнәрен үзләштергән һәм менә шул вакыттан алып трактор рулен кулыннан төшерми.  Соңгы елларда  “Колос” хуҗалыгында армый-талмый хезмәт куя. Ул – бүлекнең иң яхшы механи-заторларының берсе. Бүгенгесе көндә Борай филиалы маллар фермасында  тракторы белән  тирес чыгара. 
Уңган механизатор турында хезмәттәшләре генә түгел, җитәкчелек тә бик җылы фикерләр әйтте. Шулай булмыйни, яшьтән руль артына утырып, исеме мактаулылар рәтеннән төшмәгән механизаторны ничек итеп мактамыйсың, ди.
– Азат Заһиров – бик намуслы, җаваплы эшче, универсаль механизатор ул, андый кешеләр бик сирәк, – ди хуҗалык зоотехнигы Айдар Рәхимов аның турында. – Ул бернинди эштән дә курыкмый, нинди генә эш йөкләсәң дә, җиң сызганып үти, җавапчыл башкара. Нинди генә авырлык килеп туса да, аңа ышанып була.  Ул сөт комплексында да, кыр эшләрендә дә алыштыргысыз кеше. 
Азат ага  яз, җәй, көз айларында чәчүдә катнаша, басулардан азык катнашмасын җыеп алгач, чәчүгә җир әзерли,  кышын фермада көч сала.   
– Бу хуҗалыкта ун елдан артык эшлим. Эш булганда бер каршы килмибез, иң мөһиме, эше булып торсын. Эшле кеше  ашлы була бит ул, – дип шаяртып та алды үзе. 
Хуҗалык һәр мөһим кампаниядә ышанычлы, уңган хезмәтчәннәренә таяна. Ә Азат ага – нәкъ шундый тәҗрибәле уңганнарның берсе.

Автор:Лира Юрасова
Читайте нас