Фермер сөт савып алу өчен кара-чуар токымга өстенлек бирә. Кышкы чорда савымнар кими, шуңа карамастан, район халкын сөт белән өзлексез тәэмин итәргә тырышалар.
– Коллективыбыз зур түгел, барлыгы 5-6 кеше. Әмма һәркем үз эшен яхшы белә. Сыер савучыларның эшен бүген заманча җиһазлар шактый җиңеләйтә җиңеләйтүен. Әмма барыбер бу хезмәттә физик көч тә, ныклы сәламәтлек һәм түземлек тә кирәк. Саву аппаратлары кулланылса да, кул хезмәтеннән башка барыбер булмый. Эш урынын, саву механизмнарын чисталыкта тоту да кирәк бит. Авыр хезмәтенә карамастан, саву операторлары Динара Әгаләмова белән Альбина Таипова яхшы эшлиләр. Терлекчеләр агалы-энеле Илвир белән Вилнарис Әхияровлар да алардан калышмый. Алар ел әйләнәсенә малларны асрауда күп көч сала. Терлекләрнең асларын алу, ашарга салу, башка вак-төяк эшләр дә аларга йөкләтелгән, – ди Динарик Нәзир улы.
Фермер хуҗалыгы – ул бетмәс-төкәнмәс мәшәкатьләр һәм зур хезмәт. «Бездә яллар юк, чөнки маллар эш көннәрендә генә түгел, ә көн саен ашарга тели», – дип елмаеп, сүзенә йомгак ясады хуҗалык башлыгы.
Гөлназ Хуҗина фотосы.