Авыл хуҗалыгы
17 гыйнвар 2024, 10:41

Терлекченең уңганлыгы мал абзарының торышыннан күренә

Кулыннан бар эш килгән, нәрсәгә тотынса, шуны җиренә җиткереп башкара торган кешеләр була. Ялдәк авылындагы “Ахунов” крестьян-фермер хуҗалыгында терлекче Динар Әхәтовны (рәсемдә) тәрбияләгән маллары аяк тавышыннан таный. Дистә елдан артык биредә терлекче булып эшләүче Динарны хуҗалык җитәкчесе бигрәк нык мактады.

Терлекченең уңганлыгы мал абзарының  торышыннан күренәТерлекченең уңганлыгы мал абзарының  торышыннан күренә
Терлекченең уңганлыгы мал абзарының торышыннан күренә

– Динар үтә дә җаваплы, булдыклы, акыллы егет. Минем хуҗалыкта 10 елдан артык эшли. Хуҗалыкның бөтен эше аңа йөкләтелгән. Ярдәмчесе Дамир Шәймөхәмәтов белән 100гә якын баш мал алар өстендә. Нинди генә эшкә тотынсалар да җиренә җиткереп башкаралар, – ди фермер Раил Ахунов.

Әйе, егетләрнең уңганлыгы маллар асралган абзарларның чисталыгыннан күренеп тора. Терлекчеләр иртәдән кичкә кадәр герефордлар янында. Бу токымлы малны режим белән ашатканда гына тиешле нәтиҗәгә ирешеп була. Шуңа күрә Динар белән Дамир бер минутка да кичекмичә вакытында сыйфатлы азыкны алларыннан өзми. Шулай ук биредә мал асрау өчен уңайлыклар да бар. Абзар янында гына су скважинасы казылган. Хәтта хәтәр суыкта да сулары туңып җәфаланмыйлар.

– Бөтен гомерем туган җиремдә үтә, – дип сөйли үзе турында Динар. – Мәктәпне тәмамладым, көзен армиягә алдылар. Хезмәтемне тутырганнан соң, авылыма кайттым. “Ахунов” крестьян-фермер хуҗалыгы рәисе Раил Ахунов үзенә чакырып, әлеге эшне тәкъдим итте.

Авыл егете шунда ук башы-аягы белән эшкә чума, үзенең бурычларын җаваплы үти, киңәшләргә дә колак сала.

Автор:Гульназ Хузина
Читайте нас