Ул җитәкчелек иткән Бадрак товарлыклы-сөтчелек фермасында эшләр аеруча көйле бара. Терлекчеләр арасында үзара ярыш ялкыны беркайчан да сүрелми. Фидәриснең әйтүенә караганда, биредә һәркем иңенә йөкләтелгән эшне намус белән башкара. Терлекчеләр генә түгел, аның хезмәтеннән җитәкчелек тә бик канәгать.
1989 елдан бирле ул шушы хуҗалыкта эшли. Һәр яшүсмер сыман җәйге каникуллар чорында колхозда төрле эштә эшли. Шулай булса да, ул бәләкәйдән механизатор булырга хыяллана. Шуңа күрә күпчелек вакытын техника паркында үткәрә. Армия сафына алынганчы Ленин исемендәге хуҗалыкта комбайнчы булып эшли. Аннан Владивостокта хәрби бурычын намус белән үтеп кайткач та элеккеге эш урынында хезмәтен дәвам итә. Шуннан инде акрынлап терлекчелек тармагына кереп китә.
Аның һәр минуты исәптә. Кояш белән торып, үзенең шәхси хуҗалыгындагы малларын карап эшкә йөгерә. Аннан ферма маллары янында мәш килә. Терлекчеләрне каршы алып хәлләрен сораша. Фидәрис ферма мөдире генә түгел, бозаулаган сыерлар, яшь үрчем дә аның карамагында, трактор белән ашарга салу да аңа йөкләтелгән. Дөресен генә әйткәндә, мөдир генә түгел, терлекче дә, механизатор да.
– Мин менә шушы тынгысыз тормыштан ямь табам, кул кушырып утыруны күз алдына китерә алмыйм, – ди ул.
Гаиләсендә тормыш иптәше Гөлшат өчен ныклы терәк, балалары өчен олы таяныч булган Фидәрис хезмәттәшләре өчен дә алыштыргысыз кеше. Тыныч холкы, әдәплелеге һәм максатчан булганы өчен авылдашлары арасында да абруе зур аның.