Шул матди ярдәмгә 40 баш башкорт токымлы ат һәм МТЗ тракторы сатып ала. Үз эшен ачканчы Абдуррахман атларына ферма төзи һәм 75 гектар мәйданда җир рәсмиләштерә.
– Атны акыллы хайван, дим мин. Алар шулкадәр сизгер, хәтта кешенең ни уйлаганын да аңлый. Алар белән тупас кыланып кара – сиңа шундый ук җавап бирәләр. Алар хуҗаларын таныйлар, тавышны ишетүгә, пошкыра-пошкыра яныңа ашыгалар. Ә сезне әлегә ят итәләр, – дип, атлары белән таныштырды Абдуррахман Радик улы.
Аның хыялы күпләп ат тоту була. Биш яшеннән әтисез калып, әнисе һәм ике бертуганы белән үсә ул. Шул вакыттан ук үзләренең шәхси хуҗалыкларында күпләп мал асрыйлар. Абдуррахман әнисеннән ике баш савым сыеры асрата. Ул аларны тәрбияләргә, көтү көтәргә ярата. Ә атларга карата аеруча мәхәббәт була аның. Борайда ат асраучы танышларына барып, атта йөрергә, җигүле атка утырып яфракка, печәнгә барырга бик ярата. Менә шулай аның балачак еллары узып китә.
Абдуррахман бәләкәйдән ислам дине кануннары буенча яши. 2012 елда Яр Чаллы шәһәрендә ”Ак мәчет” мәдрәсәсенә укырга керә. Дини, тыйнак, тәрбияле һәм бик максатчан егет биредә өч ел укыгач, ”Казан ислам университеты”нда белем ала. Аннары Яңа Ялдәк авылы кызы Амирага өйләнеп, гаилә кора. Тормыш иптәше белән 2020 елга кадәр Казанда яши һәм дини оешманың ”Зәкят” хәйрия фондында эшли. Ничек кенә булмасын, туган җир яшьләрне үзенә тарта. Алар әти-әниләренең фермер хуҗалыгында ярдәм итү өчен күчеп кайталар. Гаилә фермер эше һәм “Борай фермеры” кибетләре эше белән бүгенге көнгә кадәр шөгыльләнәләр.
Дүсмәтовларның кечкенә уллары Әмин дә әтисе сыман бәләкәйдән мал сөючән булып үсеп килә. Әле өч кенә яшь булуына карамастан, әтисе белән атлар янында йөрергә ярата малай. Киләчәктә ат санын арттырып, район халкын ат ите белән тәэмин итү хыялы белән янып эшли фермер.
Абдуррахман шулай ук Ялдәк авылының имамы да. Авылда бөтен дини эш аның өстендә. Ул беркайчан да авырсынмый, үзенә йөкләтелгән җаваплы вазыйфасын дин каннунарына таянып башкара.