Биредә барлыгы 200 баш мал асрала, шуларның 63е савым сыеры, 50ләп башмаклар, 36 баш симертүдәге үгезләр, калганнары бозаулар. Салкыннар да кышлату чорына нык йогынты ясый, чөнки салкында маллар күбрәк ашый, мал азыгын алларыннан өзмәскә кирәк. Шуңа күрә әлеге хуҗалык җитәкчесе фермадан кайтып кына да тормый диярлек. Луиза Рафаэль кызы үзенең уң кулы, тормыш иптәше Рәдиф Фәһим улы белән бергә җитәкли хуҗалыкны.
– Таякның авыр башы Рәдифкә төшә. Ул хуҗалыкның бөтен эшен дә башкара. Кирәк чакта терлекче дә, механизатор да, водительдә була. Мин бары тик документ эшләре алып барам. Әле терлекчелек тармагы өчен бик авыр вакыт. Көннәр салкын, маллар күпчелек абзар эчендә. Яшь бозаулар аеруча игътибар таләп итә. Аларны инде бәби караган сыман тәрбиялибез. Менә шушы авыр чорны әйбәт кенә үткәреп җибәрә алсак, аннан җайланып китә. Сыерлар акрынга бозаулый. Шуннан сөт күләме дә артачак, – ди елмаеп Луиза.
Әйе, малчылыктан әлеге чорда әлләни табыш бик алып булмый. Чыгымнар зур, керем аз. Үсемлекчелек белән шөгыльләнү җиңелрәк – чәчәсең, эшкәртәсең, җыеп аласың, сатасың. Шулай да терлекчелек тармагын алып баручыларның бүгенге тырышлыгы, юнәлткән чыгымнары үзен аклап, табыш китерер дип өметләнәбез.