Авыл хуҗалыгы
12 гыйнвар 2024, 11:10

Шәфкатьлелек, сабырлык, осталык

Земфира Вәсветдинова медицинага 29 ел элек килгән, районның ашыгыч ярдәм бүлегенә кадәр ул Яңа Карагыш фельдшер-акушерлык пункты мөдире, район үзәк дәваханәсендә шәфкать туташы булып эшләгән.

Шәфкатьлелек,  сабырлык, осталыкШәфкатьлелек,  сабырлык, осталык
Шәфкатьлелек, сабырлык, осталык

Иглин районы Тау авылында дөньяга килгән кыз бәләкәйдән ятим кала. Әти-әнисе фаҗигале вафат була аның. Земфирага ул вакытта нибары тугыз гына яшь була. Шуннан ул Борайга килен булып төшкән апасы Хәлимә һәм җизнәсе Раян тәрбиясендә үсә. Борай беренче санлы урта мәктәбен тәмамлагач, Уфага медицина училищесына укырга керә. Аннары инде яраткан һөнәре буенча хезмәт юлы да башланып китә.
Кеше сәламәтлеге сагында торуның җаваплылыгын тоеп эшли Земфира. Авыл фельдшеры хезмәтенең никадәр тынгысыз икәнен үзләре белән аралашкан кеше генә аңлый. Декрет ялыннан соң Земфира Юныс кызы кабул итү бүлегенең шәфкать туташы булып эшкә башлый. Ә менә 2013 елдан Бөре район үзәк дәваханәсенең Борай ашыгыч ярдәм бүлегенең чакыруларны кабул итү буенча шәфкать туташы булып намуслы хезмәт итә.
Земфираның олы кызы Энҗе дә әнисе сукмагыннан китеп, медицинаны үз итә, кияве дә шушы өлкә кешесе. Ә икенче кызы Алсу исә бухгалтер, аның тормыш иптәше нефтьче. Улы Булат – өченче мәктәп укучысы. Менә шундый түп-түгәрәк тормышта, гаилә башлыгы Ришат белән Земфира ханым матур тормыш кичерә.
“Утыз елга якын эш дәве-рендә бик күп үзгәрешләр булды, – дип сөйли әңгәмәдәшем. – Элек теләсә нинди һава торышында – пычракта, кар-буранда кешеләр чакыруы буенча бара идек. Шундый чаклар булды, авыруны китерәбез һәм икенче катка носилкада үзебез күтәреп мендерәбез. Ә хәзер барысы да төптән үзгәрде: дәваханә үзе дә, андагы шартлар да, медицина җайланмалары да, заманча итеп җайлаштырылган ашыгыч ярдәм машиналары, иркен лифт барлыкка килде. Бары тик бер нәрсә үзгәрешсез калды – ашыгыч ярдәм фельдшеры өчен һәр чакыру – иң мөһиме. Һәм бер генә очрак та икенчесенә охшамаган. 30 елга якын вакыт эчендә эштә төрле чаклар булды, шулай да мин аны яратам. Үземнең тату һәм әйбәт коллективны яратам, анда барысы да үз эшенең осталары. Безнең һөнәрдә иң зур шатлык – ул кешеләргә ярдәм итү, кемнеңдер гомерен саклап калу”.
Буш вакытларда чәчәкләр үстерү белән шөгыльләнә, Земфира, аш-су остасы да.
Әлеге эш урынында ул җаваплылык сыйфаты белән генә чикләнми, ә ярдәм сорап мөрәҗәгать итүчеләргә вакытында дөрес итеп киңәш бирүе белән дә башкалардан аерыла. Аның эшендә шулай ук төгәллек тә таләп ителә. Шуңа күрә Земфира һәр эш сменасына килгәндә җитди әзерлек белән килә, чөнки райондашларыбызның сәламәтлеге һәм гомере аларның кулында.

Автор:Гульназ Хузина
Читайте нас