Авыл хуҗалыгы
12 гыйнвар 2024, 11:05

Сөтне күпләп җитештерү планы белән

“Колос” хуҗалыгының “Әҗәк” сөтчелек фермасында кышлату чоры уңышлы бара. Белүебезчә, биредә менә икенче ел инде голштин токымлы маллар үрчетелә.

Сөтне күпләп җитештерү планы беләнСөтне күпләп җитештерү планы белән
Сөтне күпләп җитештерү планы белән

Сөт җитештерү юнәлеше өчен мондый токымлы маллар бик тә отышлы. Шуны аңлап эш итә дә инде хуҗалык җитәкчесе Камил Галиев. Күз курка, кул эшли дигәндәй, “Колос” хуҗалыгы җитәкчесе дә бу малларны куркып кына алып кайтса да, бүгенге көндә андый адым эшләвенә бер дә үкенми. Чөнки голштиннар акрынлап табыш китерә башлады. Чынлап та сөт җитештерү әлегә хуҗалыкта күзгә күренеп арта. Әлегә сыерларның күбесе ташлатса да, әллә ни зарланырлык түгел. Һәр сыердан тәүлегенә уртача 20 литр сөт савылып алына. Биредә җитештерелгән продукция Благовар сөт заводына тапшырыла.
Мул сөт алу өчен, әлбәттә, сыйфатлы мал азыгы төп роль уйный. Биредә терлекләрнең ашау өстәле тулы азык, алларындагы өзлексез су булуы да сөт җитештерүдә югары күрсәткечкә иң зур адым булып тора. Шулай ук мал азыгы берничә төр витамин өстәмәләр белән тулыландырылып бирелә. Хуҗалык җитәкчесе бер урында гына таптанып торырга яратмый, ул һәрвакыт алга атлауны хуп күрә. Шуңа күрә мал башын арттыру, күбрәк продукция җитештерү аның төп теләге. Ә күпләп мал асрау өчен иң беренче чиратта, әлбәттә, яңа бар уңайлыклары булган бина кирәк. Шуңа күрә әлегә биредә янә заманча технологияләр кулланып, бер торак төзекләндерелгән. Яз җитү белән бу абзар да маллар белән тулыр дип өметләнәбез.
Антонина Кильдиярова (рәсемдә) шушы хуҗалыкта озак еллар машина белән сыер саву операторы булып эшли.
– Төрле чорда эшләргә туры килде. Эшебез бик авыр булган чаклары да күп булды, шулай булса да бервакытта да көрсенмәдек, якты киләчәккә өмет итеп яшәдек. Беренче эшли башлаган елларга караганда хәзер җиңелрәк инде. Фуражны, азыкны техника кертә, сөтне дә чиләк белән ташымыйбыз, торбалардан ага. Эш урыныбыз чиста, җылы, эш хакы да канәгатьләнерлек, – диде тәҗрибәле савучы шатланып.

Автор:Гульназ Хузина
Читайте нас