2019 елда фермер хуҗалыгы төзеп, Чайковск шәһәреннән 25 баш герефорд токымлы мал алып кайтып, эшләрен җәелдереп җибәрәләр алар. Ике уңган бер булып, авыл читендә бер бина сатып алып, аны төзекләндереп, техника алып, мал асрауга ныклап тотыналар. Әлбәттә, бу кадәр эшне ике генә кеше башкара алмый. Шуңа күрә кызлары Диларә, Эльнара һәм Азалия дә әти-әнисенең уң кулы булып үсәләр. Диларә хуҗалыкның исәп-хисап эшләрен төгәл алып баруда эшли. Ә сеңелләре күпчелек печән әзерләүдә, малларны ашатуда, терлек азыгы хәзерләгәндә ярдәм итәләр.
Бу бәләкәй генә хуҗалыкның 100 гектар мәйданнан артык җире дә бар. Моңарчы бу җир печәнлек өчен кулланылса, быелдан исә чәчү мәйданына әйләнә. Көздән сөрелгән мәйданнарда быел бөртекле культуралар үстереләчәк. Әлегә хуҗалыкта 100гә якын герефорд токымлы маллар асрала. Мал азыгын да җитәрлек күләмдә әзерләгәннәр. Йөз баш мал белән генә чикләнеп калмыйча, мал башын арттыру һәм район халкын сыйфатлы ит продукциясе белән тәэмин итү өчен көч сала Гайфуллиннар.