Авыл хуҗалыгы
1 гыйнвар 2024, 04:20

Ул җирнең чын хуҗасы

– Авылның бөтен яме басу-кырлары гөрләп торуда, аларның игенле, икмәкле булуында, – ди гомер буе авыл хуҗалыгы тармагында хезмәт куйган бүгенге көндә фермер буларак үз эшен дәвам итүче Әхләф Зарипов.

Ул җирнең чын хуҗасыУл җирнең чын хуҗасы
Ул җирнең чын хуҗасы

– Әти-әнием гомер буена колхозда эшләделәр. Без, балалары да, колхозны якын иттек. Мин үсә төшкәч, әнием кебек үк, тормышымны авыл хуҗалыгы, терлекчелек белән бәйләргә булдым, – дип сөйли үзе турында Әхләф. – Әнинең беренче баласы булып туганмын. Кара икмәк, арыш ипиенең ул еллардагы тәме һаман да истә. Шуңа күрә миңа туган авылымның һәр мәйдан җире кадерле. Аңарда минем ата-бабам, әти-әнием һәм авылдашларым көч салган. Бер генә сутый җирдә дә чүп үләне үстерәсем килми. Әлегә көчем булганда тырышам, – ди ул.
Әйе, белүебезчә, Әхләф Зариповның крестьян-фермер хуҗалыгы берничә дистә еллар инде уңышлы эшләп килә. Алар басучылык белән беррәттән терлекчелек тармагын да янәш алып баралар. Биредә токымлы маллар гына асрала. Шулай ук хәләл продукциянең чималы да шушы хуҗалыкта җитештерелә. Фермер заман белән бергә атлый. Бу хуҗалыкның мул табыш алуында һәр ел саен токымлы маллар кайтарылуы да яхшы йогынты ясый. Шулай яңа техника да ел саен әлеге хуҗалыкка кайтып кына тора.
Әлбәттә, бу эш бер генә кешенең көче белән башкарылмый. Хуҗалыгын алып барырга балалары зур ярдәм күрсәтә. Эшче егетләре дә сүз тидерерлек түгел.
– Егетләргә сүз юк, булсын дип тырышалар. Басу эшләре чорында иртәдән төнгә кадәр хуҗалыкта хезмәт салалар. Шуңа уңыш та куанырлык була, – ди крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе.
Иген үстерүчеләр, аны табын түренә китерүчеләр олы мактауга лаек. Язмам герое Әхләф Зарипов та гомерен иген игүгә багышлаган фидакарь шәхес, легендар җитәкче. Ә инде игенче хезмәтенә мәхәббәт аңа туган җирендә, әти-әнисе үрнәгендә күчкәндер, мөгаен. Кешене тукландыручы җиргә, халкыбызга булган олы хисләре, якты истәлекләре күңел дәфтәрләрендә яисә гаилә архивында гына калмыйча, киләчәк буыннар өчен мәңге саклансын иде Әхләф аганың

Автор:Гульназ Хузина
Читайте нас