Авыл хуҗалыгы
1 гыйнвар 2024, 05:30

Терлекчелек табыш китерүен дәвам итсен

– Азык бар, савымнар узган елгыдан артыграк, – ди “Габдуллин” крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Булат. – Утарда рулонланган печән, салам җитәрлек, шулай ук фураж, азык өстәмәләре бирәбез. Кышлату имин үтә.

Терлекчелек табыш китерүен дәвам итсенТерлекчелек табыш китерүен дәвам итсен
Терлекчелек табыш китерүен дәвам итсен

Хуҗалыкта барлыгы 100 баштан артык эре мөгезле терлек асрала. Шуларның 78е савым сыеры. Әлеге хуҗалыкта салкын чорда да маллардан мул продукция җитештерү бурычы куелган. Машина белән сыер саву операторлары Ләйсән Хәсәнова һәм Илүсә Габдуллина моны аңлап эшлиләр. Терлекләрне кышлатуның барышына даими контроль алып барыла. Савылган продукция Калтасы сөт заводына тапшырылып тора. Белүебезчә, терлекчелек тармагында әлеге вакытта сыерларның ташлаткан чоры. Шунлыктан сөт саву беразга кими. Ә “Габдуллин” фермер хуҗалыгында алай түгел. Сыерларның күбесе бозаулап беткән. Әлеге хуҗалыкта таза үрчем алуга да игътибар зур. Бозауларны асрау шартлары да яхшырган. Булат Габдуллин фермер буларак акрынга тәҗрибәләр туплый. Бигрәк тә малчылык тармагында сизелерлек үзгәрешләр бар. Симертүгә асралган үгезләрнең дә баш саны утызга якынлаган. Асрау урыннары да аерым. Малларны асрау өчен бар уңайлыклар да булдырылган. Терлек азыгы да техника ярдәмендә кертелә.
Фермада хезмәт салучы гади эшчеләрнең кәефе өмет уята. Без сөйләшеп өлгергән кешеләрнең күбесе хуҗалык терлекчелегенең киләчәге бар һәм алар эшсез калмаячак дип өметләнә. Моның өчен кешеләр тырышып эшләргә һәм куелган барлык бурычларны үтәргә әзер.

Автор:Гульназ Хузина
Читайте нас