Электән техник базасы нык булган Фәхретдиновларның бар эшләре дә ырамлы бара. Мал азыгы да җитәрлек күләмдә әзерләнеп, ферма янына кайтарылып куелган. Фермерлык белән шөгыльләнүчеләр – районның тоткасы дисәм, ялгыш булмас. Таркалып, бушап калган авыл фермаларын төзекләндереп, яңаларын төзеп, терлек асраучы фермерлар гади эшмәкәрләр генә түгел, авыл тормышына яңа сулыш, эш бирүчеләр дә әле. Әлбәттә, фермер булу, үз хуҗалыгыңны тоту – авыр, тынгысыз һәм чыгымлы хезмәт. Шулай да, тырышып, күптөрле авырлыкларны хәл итә-итә эшләүчеләргә сокланмый мөмкин түгел. Крестьян-фермер хуҗалыкларында җитештергән сыйфатлы авыл хуҗалыгы продукциясен авыл, район халкы гына түгел, шәһәрдә яшәүчеләр дә яратып, көтеп алалар. Фермерларның ярдәме белән авыл хуҗалыгы тармагы үсеп китәр, ныгыр дияргә нигез бар.