

“Респак” дәүләт мәгълүмат-аналитик системасында Борай районы авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләре өчен җир паспортлары рәсмиләштерә, район һәм республика хисапларын төзи. Бүгенге көндә аның ярдәме белән 127 688,23 гектар җир цифрлаштырылган. Шуның эченә көтүлекләр, печәнлекләр, җиләк-җимеш питомнигы кергән. Бу мәгълүматлар исә игенчелеккә, уңышны аналитикалауга һәм фаразлауга, материалларны карталаштыруга зур ярдәм итә. Шулай ук белгеч районның авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре чыгымнарының билгеле бер өлешен компенсацияләү рә-вешендә субсидияләр алу өчен дә документлар әзерли. Авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләргә Ләйсән үзен һөнәрен камил белүче, пунктуаль, җаваплы һәм инициативалы хезмәткәр итеп күрсәтә. Шулай ук эшлекле аралашу һәм документаль мәгълүмат эшкәртү күнекмәләренә ия белгеч хезмәттәшләре белән җылы мөнәсәбәттә, һәрвакыт ярдәм кулы сузарга әзер булуы белән үзенә карата ихтирам яулый.