

Аңа йөкләтелгән вазыйфа таләпләренә зур җаваплылык белән карап, йөкләнгән биремнәрне намус белән һәм вакытында үтәп бара. Ул хуҗалык җитәкчеләре һәм белгечләре белән даими оператив элемтәне тәэмин итә. Бигрәк тә чәчү һәм урып-җыю кампаниясе, азык әзерләү, сөт җитештерү вакытлары аның өчен җаваплы чор. Чөнки ул район хуҗалыкларыннан авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү барышы турында оператив һәм исәп-хисап мәгълүматларын җыя, эшкәртә һәм саклый. Үзенең пунктуальлеге, җаваплылыгы нәтиҗәләрендә кискен ситуацияләрдә тиз карар кабул итә ала. Күп мәгълүмат белән идарә итүче белгеч үз һөнәрен камил белүе нәтиҗәсендә төрле кешеләр белән тиз арада уртак тел таба. Авыр ситуацияләрдә үзлегеннән карарлар кабул итә һәм үз эшчәнлеге нәтиҗәсе өчен җаваплы була ала. Юлия Фәһим кызы хезмәттәшләре белән дә җылы мөнәсәбәттә. Үз адресына тәнкыйтьне эшлекле кабул итә, эштәге кимчелекләрне тиз арада бетерүгә омтыла. Шулай ук районның иҗтимагый тормышында актив катнаша, хезмәттәшләре белән беррәттән Борай районыннан мобилизацияләнгән егетләргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм итүдә мөмкин кадәр булышлык күрсәтә. Ул коллегалары һәм авыл халкы арасында хөрмәткә лаек. Юлия Зәйнуллина бүгенге көндә өлкән техник-программист вазыйфасын башкара. Бу вазыйфасын да төгәл һәм намус белән үти.