Авыл хуҗалыгы
14 декабрь 2023, 05:30

Оператор эше җиңел түгел

Рәмил Галләмов бар гомерен элеккеге “Восток”, хәзерге “Кама” хуҗалыгы белән бәйләгән кеше. Яшьли шушы хуҗалыкта тәүдә төрле эштә, аннары терлекче тармагында эшли башлаган эшче бүгенге көндә Яңа Тазлар сөтчелек фермасында оператор вазыйфасын башкара.

Оператор эше җиңел түгелОператор эше җиңел түгел
Оператор эше җиңел түгел

Оператор, дип әйтүе генә ансат. Ә бу вазыйфа күпме җаваплы эш икәнен күз алдына китерү мөмкин түгел. Бигрәк тә механикалаштырылган фермаларда операторларның эше санап бетергесез. Рәмил дә иртәдән кичке савым беткәнче фермадан кайтып керми. Без барганда кичке савым вакыты иде. Рәмил сөтүткәргечләрнең төзеклеген күзәтә иде. Төрле хәлләр була. Сөт сава башлагач, сөтүткәргечләр кискен тыгылып китеп, бөтен җайланмаларны туктатырга, ут сүнеп китәргә мөмкин. Шушы очраклар булмасын өчен Рәмил Галләмов үзенә йөкләтелгән җайланмалар янында кизү тора.

Автор:Гульназ Хузина
Читайте нас