

– Кышкы көннәрдә терлек-ләрне балансланган рацион белән ашату бик мөһим. Бигрәк тә әлеге сыман каты салкыннар торганда. Маллар алдыннан азыкны өзәргә ярамый, – ди дистә елдан артык фермер хуҗалыгын җитәкләүче Элик Зыятов.
Белүебезчә, Мамады авылындагы “Зыятов” крестьян-фермер хуҗалыгы герефорд токымлы маллар үрчетү белән шөгыльләнә. 2019 елда “Агростартап” программасында катнашып, грант яулый. Фермер бу матди ярдәмгә тагын бер МТЗ тракторы һәм 26 баш герефорд токымлы бозаулар алып кайта. Бүгенге көндә аларның баш саны 100гә җиткән. Маллар көндез утарда йөри, ә төнгелеккә бинага кертелә. Әлеге салкыннар да куркытмый икән герефорд токымлы малларны.
– Аларга салкын тими. Өсләренә кар явып тормаса, алларыннан ашауны өзмәсәң, герефордлар өшеми. Шуңа күрә мин иртәдән кичкә кадәр биредәмен. Рулонлы печәнне, саламны трактор белән кертеп куям да, ашап бетергәч, тагын өстәп чыгам, – ди фермер.
Мал азыгы җитәрлек күләмдә тупланган, ашату рационына печән, салам, фураж керә, бернинди проблемалар да юк. Сыерлар күпләп көннәр җылыта башлагач кына, март айларында бозаулаячак. Бу чорда туган бозаулар да таза, салкын тимәгән була. Яхшы тәрбияләү, карау шартлары һәм баланслы рацион аркасында маллар көр, авырмыйлар. Ит җитештерү юнәлеше буенча маллар үрчеткән хуҗалыкта асралган маллар тиешле яшенә җиткерелеп чалынып, ите сатыла. Аларның экологик яктан чиста итләренә сатып алучылар чират тора. Хуҗалыкта эш Эликның тормыш иптәше Лариса белән берлектә эшләнә. 300 гектарга якын җирләрендә үзләренең хуҗалыгын алып барырга җитәрлек бодаен үстерәләр. Киләсе елга фермер яңа абзар төзергә ниятли. Аның өчен җирен рәсмиләштергән, төзелеш материалларын да кайтарып куйган.
– Көннәр язга авышу белән абзар төзергә тотыначакбыз. Киләчәктә күбрәк маллар асрау исәбе белән ферманы зур итеп салырга уйлыйбыз. Тик илебез генә тыныч булсын да, үзебез таза-сау булыйк, – ди Элик.
“Тырышкан – ташка кадак каккан”, диләр, Элик Федорович та хыялын тормышка ашыра – хәзер ул аягында нык басып торучы крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе.